Зәй офыклары

Зәйнең "Радость" үзәгендә тематик викторина үтте

Чара сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруга багышланды.

19 майда Зәйнең "Радость"  үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән белгечләр викторина элементлары белән дәрес үткәрде.
Чара балигъ булмаган балалар арасында социаль хезмәт алучыларның сәламәт яшәү рәвешенә булган ихтыяҗларын, үз сәламәтлекләре өчен җаваплылыкны формалаштыру максатыннан үткәрелде. Яшүсмерләр өчен хәвеф-хәтәр зоналарындагы хәлләрне аек бәяләргә һәм саклык чараларын үтәргә кирәк.
Социаль хезмәт алучылар викторинада актив катнаштылар, аннан соң "Стоп, ВИЧ/СПИД" дигән танып-белү видеоролигын карадылар.

Фото "Радость" үзәгеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: