Зәй офыклары

Зәйнең спорт сөюче балалары олимпиадада да сынатмады

24-27 гыйнварда Казанның “Дуслык” республика фән олимпиадалары үзәгендә VII-VIII сыйныф укучылары арасында физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Анда Зәй районы мәктәпләре укучылары уңышлы чыгыш ясады.

Нәтиҗәдә Руслана Алава (4нче мәктәпнең VII сыйныф укучысы), Арина Белякина (7нче мәктәпнең VII сыйныф укучысы), Алина Минеева (6нчы мәктәпнең VII сыйныф укучысы), Павел Москов (Сәләвәй мәктәбенең VIII сыйныф укучысы), Ратмир Вяльшин (7нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы) призерлар булдылар.

Балаларны олимпиадага 7нче мәктәпнең физкультура, мәктәп укучыларының кече академиясе педагогы Регина Краснова, 4нче мәктәп укытучысы Юрий Краснов, 6нчы мәктәп педагогы Сергей Хрипков, Сәвәләй мәктәбе укытучысы Разида Белышева әзерләделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: