Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Зәйнең "Тылсымлы әкият" бакчасында ретро чыршы уенчыгына багышланган күргәзмә эшли

Зәйнең "Тылсымлы әкият" бакчасында Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара.

Шушы көннәрдә "Тылсымлы әкият" бакчасында "Ретро чыршы уенчыгы" дигән күргәзмә эшли башлады. Аны бакча хезмәткәрләре һәм әти-әниләр әзерләгән.

Әлеге күргәзмәнең максаты - балаларны яңа ел уенчыклары тарихы белән таныштыру.

- Без әлеге күргәзмәне  балаларның фантазияләрен үстерүгә юнәлдердек. Төрле елларда яңа ел уенчыкларын ясаганда төрле материаллардан файдаланганнарын күрсәтәбез. Шулай итеп көнкүреш калдыкларын икенчел файдалану, төрле материалларны традицион эшкәртү күнекмәләренә һәм алымнарына өйрәтәбез. Иң әһәмиятлесе - балаларда эстетик зәвык, сәнгать иҗатына мәхәббәт тәрбиялиябез, - дип уртаклашты өлкән тәрбияче Анастасия Константинова.

Фото "Тылсымлы әкият" бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев