Утырышны педагог Дилә Минеева уздырды.
20 майда Зәйнең "Уймак кыз" бакчасында "Уңышлы ата-аналар – уңышлы балалар" дигән темага әти-әниләр клубы утырышы узды. Аны тәрбияче Дилә Гыйлметдин кызы Минеева алып барды.
Очрашуда һәр ата-анага мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүнең яңа алымнарын өйрәнү, яңалыкларны күрү мөмкинлеге бирелде.
Үткәрелгән ачык шөгыльдә әти-әниләр балаларының ел буена ниләргә өйрәнгәнен карады.
- Ата-аналар да, балалар да яхшы кәеф белән киттеләр. Сезгә рәхмәт белдерәм һәм клубның киләсе утырышында көтәм, - дип тәмамлады очрашуны Дилә Минеева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз