Зәй офыклары

Зәйнең "Уймак кыз" бакчасында юл йөрү иминлегенә багышланган атналык үтте

Профилактик атна ахырында балалар ата-аналарны каршы алып, иминлек символы - үзләре кәгазьдән ясаган уч төпләрен бүләк иттеләр.

Балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча эшне активлаштыру һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан Зәйнең "Уймак кыз" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте иминлеге буенча «Ладошка безопасности» профилактик атналыгында актив катнаштылар.

- Бу тематик атна - ул өлкәннәрнең игътибарын юлда куркынычсызлык проблемасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Бу очракта уч төбе - ул яклау, саклау, куркынычсызлык символы, - ди өлкән тәрбияче Ирина Дубинина.​

Узган атна дәвамында барлык яшь төркем балалары урамда җәяүлеләрнең хәрәкәт итү кагыйдәләрен ныгыткан, "Җәяүле", "Игътибар, балалар", "Җәяүлеләр кичүе" "Куркынычсыз юл", "Машиналар юлдан бара", "Юл билгеләре" төшенчәләрен искә төшергәннәр, юл йөрү кагыйдәләре буенча иллюстрацияләр карап, рәсем ясаганнар.

Балалар шулай ук "Тылсымлы юл" интерактив спектаклен караганнар. Тәрбиячеләр белән берлектә ата-аналар өчен иминлек символы булган уч төпләре ясап, урамга чыкканнар һәм  машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә юлда бер-береңә карата әдәплелек турында теләкләр теләгәннәр.

Профилактик атна ахырында балалар педагоглар белән бергә балалар бакчасы капкасы янында ата-аналарны каршы алып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмауларын үтенеп, символик уч төпләрен бүләк иткәннәр.

Фотолар "Уймак кыз" бакчасыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: