Зәй офыклары

Зәйнең "Уймак кыз" бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

Чара Дәүләт автоинспекциясе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ хезмәткәрләре катнашында узды.

Балалар катнашында юл-транспорт һаләкәтләрен кисәтү максатыннан Дәүләт автоинспекциясе һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан Зәй районы уку йортларында әти-әниләр белән даими профилактик эш алып барыла.

Әңгәмәләр, ата-аналар патрульләре һәм балаларны имин йөртүне тәэмин итүгә багышланган тренинглар үткәрелә.

Шундый  массакүләм чара "Уймак кыз" балалар бакчасында оештырылды. Ата-аналар каршында яшь юл инспекторлары чыгыш ясап, юл йөрү кагыдәләрен искә төшерде.

 -Баланы автомобильдә йөртү бары тик балалар өчен тотып тору җайланмасын кулланып кына башкарылырга тиеш, - дип искәрттеләр ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Автоинспекторлар шулай ук яктылыкны кире кайтару элементларын куллану кирәклеге турында сөйләделәр. Акциядә катнашучылар өчен белешмәлекләр таратылды.

Фотолар "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: