Зәй офыклары

Зәйнең "Яңарыш" паркы яшелләнә

Шәһәрдә яңа парк сафка баса.

Узган атнада Зәйдә булачак “Яңарыш” паркына ылыслы агачлар - нарат, зәңгәр чыршылар утыртыла башлады.
Парк Нефть базасы бистәсендә “Зәй” агросәнәгать паркы каршындагы буш мәйданда булачак. Элек бу урында чүплек булган, ә хәзер матур ял итү урыны барлыкка киләчәк.


Агачларны утыртуда район башлыгы Разиф Кәримов, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, район һәм шәһәр башкарма комитетлары вәкилләре, “Благострой” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте эшчеләре, политехник колледжның “Экостайл” экологик хәрәкәте активистлары, “Мирный”, “Бөгелде”, “Нефтебаза” территориаль иҗтимагый үзәкләре рәисләре катнашты.


“Агач утырт” акциясе, гадәттәгечә, агач утырту буенча инструктаждан башланды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әдип Габдерәхимов әлеге эшне тиешле таләпләр буенча күрсәтте.


- Районыбыз башлыгы Разиф Кәримовка рәхмәт. Ул шәһәребезне төзекләндерү, яшелләндерүдә үзе башлап йөри. Биредә чүплек урыныннан менә дигән парк булачак. Соңрак Нефть базасына илтүче тротуарлар ясалып, автобус тукталышына бару өчен барысы да эшләнәчәк, -ди Әдип Габдерәхимов.


Чүплек урыны булу сәбәпле, агач утыртасы урынга башта кара туфрак салына, агачлар хасиятләнеп утыртыла, аларга яхшы итеп су сибелә. Су сибү өчен махсус машина да җәлеп ителгән.


-Без Мирный бистәсенә шактый агач-куаклар утырттык. Биредәге агач утырту эшенә дә теләп кушылдым, парк булдырып, аны яшелләндерү - бик кирәкле эш, - ди "Мирный" территориаль иҗтимагый үзәге рәисе Гөлбану Галяминская.


“Благострой” ширкәте эшчеләре - агач утыртуның осталары.
-Без язын да, көзен дә агач-куаклар утырту белән мәшгульбез, агач утырткан ага булган бит, – ди алар.
“Экостайл” экологик хәрәкәте активистларының агач утырту эшенә исә күз дә иярми. Егет-кызларның бу игелекле эшкә кушылулары куандыра.


Акциянең беренче этабында булачак паркка 51 ылыслы агач утыртылды. Алга таба биредә каен, миләш, алмагачлар урын алачак. Шул рәвешле, барлыгы 400 агач-куак утыртылачак.


“Яңарыш” паркына агачлар утырту барышында игелекле эшкә Мирный халкы да теләп кушылды. Гомумән, агач утыртуга һава торышы да уңай килде.


Шулай итеп, көзен район-шәһәрдә барлыгы 789 агач-куак утыртылды. Бу эш дәвам итә.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: