Зәй офыклары

Зәйнең яшь педагоглары традицион форумда фикерләште

Бүген Зәйнең балалар иҗат йортында ел саен уздырылучы традицион яшь педагоглар форумы үтте.

Форумда югары белем алганнан соң район мәктәпләренә кайтып педагогик хезмәт юлын башлаган 23 яшь укытучы тәҗрибәле педагоглар кул астында психологик трениниглар үттеләр, балалар белән үтемле класс сәгатьләре, тәрбияви чаралар үткәрү алымнары турында өйрәнделәр, дәрес бирү формаларының күптөрлелеген төшенделәр.


- Безнең максат менә шундый форумнар аша яшь белгечләрнең потенциалын ачыклау, тәҗрибә уртаклашу платформасы тудыру, укытучыларның үзара киңәшләшеп эшләвенә ирешү. Аларга ярдәм итәргә әзер торучы педагоглар булуын искәртү. Гомумән, педагогларның активлыгы, төрле һөнәри бәйгеләрдә үзләрен сынарга теләүләре уртак эшләр барышында күренә. Без һәр яшь педагогның район мәгариф тармагында үз юнәлешен билгеләп эшләвен, балаларга сыйфатлы белем бирүләрен телибез, - диде район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев.


Форум барышында һәр 23 яшь педагог белән мәгариф идарәсе профсоюз комитеты рәисе Ирина Вахитова таныштырып чыкты. Аларга методик остаханәдә 6нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Роза Гыйлаева, тәрбия эшләре юнәлешендә 3нче мәктәпнең математика һәм информатика укытучысы Светлана Юрченко, психологик остаханәдә 7нче мәктәпнең педагог-психологы Светлана Трофимова һөнәри үсеш юнәлешләре бирделәр.

Һәр яшь белгеч форум сертификатларын алды.
Ә иң дулкынландыргыч мизгел мөгаен үзенчәлекле бүләкләр алу булгандыр. Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында, педагогларга ярдәм йөзеннән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән республика мәктәпләрендә ноутбукларны яңарту буенча моңарчы күрелмәгән үзенчәлекле программа гамәлгә ашырыла.

Әлеге программа нигезендә “Ак Барс” банкы республика мәктәпләренә 12 мең ноутбук бүләк итә, шуларның 175е Зәй районы педагогларына тапшырыла.

Зәйдә аны беренчеләрдән булып форумда катнашкан 23 яшь белгеч алды. Тантаналы шартларда зур бүләкне банк вәкиле Инзилә Якупова тапшырды.

Яшь педагоглар аларны балаларга белем бирүдә нәтиҗәле файдаланырга вәгъдә иттеләр.

Мәсәлән, 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Шугулева яңа ноутбук балаларга күреп белем үзләштерү өчен бик файдалы булачак, дип ассызыклады. Ул әлеге мәктәптә икенче елын укыта икән.


- Мин үзем дә 1нче мәктәпне тәмамладым, югары белем алгач, бик теләп туган мәктәбемдә эшләргә кайттым. Икенче елымны гына эшләсәм дә, укучылар белән уртак тел табып, хезмәтемне яратырга өлгердем. Форумда алган белем-киңәшләр, яңа ноутбук һичшиксез һөнәри эшчәнлегемдә яңа баскычка күтәрелергә ярдәм итәчәк, - диде ул.


Гомумән, һәр яшь педагог ноутбукларны хезмәтләрендә беренче ярдәмче булачак, дип билгеләде, Татарстан Президенты һәм “Ак Барс” банкы җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: