Зәй офыклары

Зәйнең яшь спортчылары грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады

Урыссуда 14 яшькәчә булган спортчылар арасында грек-рим көрәше ярышлары үтте.

4-6 майда Урыссуда 14 яшькәчә булган спортчылар арасында грек-рим көрәше ярышлары үтте. Анда Урыссу, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Әлмәт, Чистай, Азнакай, Түбән Кама, Чаллы, Яшел Үзән, Казан, Зәйдән 220 яшь спортчы катнашты.

Зәйлеләр ярышларда призлы урыннар яулады. 38 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Глеб Спирин, 92 кг га кадәр авырлыкта Александр Петров беренче урыннарны алдылар.

57 кг га кадәр үлчәүдә Марат Талибуллин - өченче, ә Булат Хисмәтәв белән Тимур Маврин бишенче булдылар.

Фотолар спорт идарәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: