Зәй офыклары

Зәйнең “Яшьлек” боз сараенда көрәш буенча илкүләм ярышлар ачылды

Дүртенче ел инде әлеге ярышлар Зәйдә Бөтенроссия статусында үткәрелә.

Бүген - 22 гыйнварда Зәйнең "Яшьлек" боз сараенда Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары ачылды. Дүртенче ел инде әлеге ярышлар Бөтенроссия статусында үткәрелә. Әлеге мәртәбәле ярышларга республика һәм Россия төбәкләреннән өч йөздән артык көрәшче килде.
Ярышлар Ринат Фәрдиев истәлеген мәңгеләштерү, Россиядә көрәш төрен популярлаштыру һәм үстерү, көрәш спорт төре белән шөгыльләнүче спортчыларның осталыгын арттырудан гыйбарәт. Аны ачу тантанасы күңелле мизгелләргә бай булды, ул көрәшчеләр күңелендә озак сакланыр.
Илкүләм турнирда 2004-2005 елларда туганнар - 5, 2006-2007 елларда туганнар – 3, 2008-2009 елларда туганнар - 2, зурлар 8 авырлык үлчәвендә бил алышачак. Ярышлар ике көн дәвам итәчәк.

Безнең фоторепортажны карагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: