Зәй офыклары

Зәйдә "Үз агачыңны утырт" экологик акциясе уза

Бүген "Үз агачыңны утырт" экологик акциясе Мирный микрорайонында оештырылды.

Бүген 28 сентябрьдә Мирный микрорайонында "Үз агачыңны утырт" экологик акциясе үткәрелде. Акция өчен  "Зәй урман хуҗалыгы" ДБУ 50 мең сумлык куак һәм агач үсентеләре бүлеп биргән. Мирный микрорайоны урамнарына нарат, имән, юкә, миләш, спирея, барлыгы 600 агач һәм куак утыртылачак.

Агач утыртуда "Мирный", "Бугульдинка", "Заготзерно", "Заводской" территориаль иҗтимагый үзидарәләре активлары,  "Миләшкәй" бакчасы, 5нче мәктәп коллективлары һәм балалары, шәһәр мәдәният йорты, китапханә, Зәй урманчылыгы, табиб амбулаториясе хезмәткәрләре, микрорайонда яшәүче битараф булмаган кешеләр катнашты.
- Без барыбыз да бу изге эштә катнашуыбызга бик шат. Киләсе елда әлеге акцияне дәвам итү планлаштырыла.
Шулай итеп, безнең бистә экологик яктан чиста, яшел булсын, агачлар һәм куаклар балаларыбызга һәм оныкларыбызга шатлык китереп, гөрләп үссен иде, - ди "Мирный" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Гөлбану Галяминская.

- Бүген Мичурина һәм Каенлы урамнарына агачлар утыртылды, иртәгә Мирный паркында шундый ук эш кабатланачак. Катнашырга теләгән һәркемне иртәгә бистә паркынды көтәбез, - диде мәдәният йорты директоры Мария Гәрапшина.

Шушындый ук экологик чаралар Нефть базасы һәм Икмәк кабул итү микрорайоннарында да узачак. Шәһәрне яшелләндерергә теләгән һәркем бу кирәкле эштә катнаша ала. 

Фотолар Мирный мәдәният йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: