Зәй офыклары

Салган хәлдә руль артына утырсаң...

Алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыручылар үз иминлекләре, бигрәк тә әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыралар. Шул сәбәпле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре андыйларга аеруча катгый чара күрә. Районда атна саен 5-6 кешенең салган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланып тора. Бу көннәрдә Зәйдә җәмәгать судьясы спиртлы эчемлек кулланган хәлдә...

Алкоголь кулланган хәлдә руль артына утыручылар үз иминлекләре, бигрәк тә әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыралар. Шул сәбәпле юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре андыйларга аеруча катгый чара күрә. Районда атна саен 5-6 кешенең салган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланып тора. Бу көннәрдә Зәйдә җәмәгать судьясы спиртлы эчемлек кулланган хәлдә машина белән идарә иткән 37 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарды. Әлеге кеше куркыныч авария китереп чыгармаса да, үз гамәленең аяныч нәтиҗәгә җиткерү куркынычын аңлавын, бу гамәле өчен үкенүен әйтә. Суд аңа карата 180 сәгать мәҗбүри хезмәткә тарту турында карар чыгарды, шулай ук ул ике елга кадәр транспорт чарасы белән идарә итүгә кагылышлы эштә эшли алмаячак. Моңа өстәп, 30 мең сум штраф, 1 елда 7 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү карала. ЮХИДИ инспекторлары салган килеш руль артына утырмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: