Зәй офыклары

Юл һәлакәтендә кеше үлеме теркәлгән

Кичә -5 ноябрь көнне, Зәй юлында юл һәлакәтендә җиңел автомобиль пассажиры һәлак булган.

Чаллы-Зәй-Әлмәт юлының 71 километрында 17 сәгать 30 минутта КамАЗ машинасы белән Datsun  автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә, җиңел  машина йөртүчесе авыр хәлдә дәваханәгә озатыла, пассажир хатын-кыз авария урынында ук үлә. 

Юл иминлеге сагы хезмәткәрләре белдерүенчә, КамАЗ йөртүчесе юл чаты булмаган урында борылыш ясаганда, куркынычсыз маневр ясавына игътибар бирмәгән килеш, каршы як полосага чыгып борыла һәм аңа җиңел автомобиль бәрелә. 

ЮХИДИ инспекторлары аяныч хәлләрдән сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәп йөрергә чакыра. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: