Зәй офыклары

Зәй районында тагын бер җәяүленең гомере өзелде

Кичә Чаллы-Әлмәт юлының Зәй районы территориясендәге өлешендә 20 сәгать 55 минутта тагын бер юл һәлакәтендә кеше үлеме теркәлде. 44 яшьлек җәяүле ир-егет (Утәшкин авылы кешесе), тәүлекнең караңгы вакытында зур юлга киемендә яктылык кайтаручы элемент булмаган хәлдә чыгып, һәлак була. Аны машина йөртүче абайламый калып бәрдерә. -Агымдагы ел башыннан районда җәяүлеләрне...

Кичә Чаллы-Әлмәт юлының Зәй районы территориясендәге өлешендә 20 сәгать 55 минутта тагын бер юл һәлакәтендә кеше үлеме теркәлде. 44 яшьлек җәяүле ир-егет (Утәшкин авылы кешесе), тәүлекнең караңгы вакытында зур юлга киемендә яктылык кайтаручы элемент булмаган хәлдә чыгып, һәлак була. Аны машина йөртүче абайламый калып бәрдерә.

-Агымдагы ел башыннан районда җәяүлеләрне бәрдереп үлемгә китергән аварияләр өчәү теркәлде инде. Тикшерүләрдән күренгәнчә, төп сәбәп юлга киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмаган хәлдә чыгу. Зәйлеләрне кисәтеп, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрдән юлларда үз иминлекләрен саклау максатында, яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллануны сорыйбыз. Болай эшләгәндә, машина фарасы яктылыгында юлда кеше барын алдан ук күрергә мөмкин, ә килеп җиткәч кенә абайлап алганда соң булу ихтималы бик зур. Юл иминлеге һәрберебездән тора, машина йөртүчеләрдән дә, җәяүлеләрдән дә кагыйдәләрне төгәл үтәүне сорыйбыз, - ди ЮХИДИ хезмәткәре Максим Лукин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: