Зәй офыклары

Зәй районында юлда ике кеше һәлак булды (Фоторепортаж)

Кичә - 25 июльдә 16 сәгать 55 минутта Урсай- Ромашкино юлының 3нче километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итәләр ЮХИДИ бүлегеннән. "ВАЗ-21120" автомобилен йөртүче тизлек режимын контрольдә тотмау нәтиҗәсендә контрольне югалта, каршы як полосага чыгып, юл читендәге баганага бәрелә һәм әйләнә. Авария нәтиҗәсендә 1980 елгы машина йөртүче һәм аның 1979...

Кичә - 25 июльдә 16 сәгать 55 минутта Урсай- Ромашкино юлының 3нче километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итәләр ЮХИДИ бүлегеннән. "ВАЗ-21120" автомобилен йөртүче тизлек режимын контрольдә тотмау нәтиҗәсендә контрольне югалта, каршы як полосага чыгып, юл читендәге баганага бәрелә һәм әйләнә. Авария нәтиҗәсендә 1980 елгы машина йөртүче һәм аның 1979 елгы пассажиры һәлакәт урынында ук үлә. Аларның икесенең дә Лениногорский шәһәре кешеләре булуы ачыкланган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре җәйге чорда юл яхшы, күз күреме әйбәт дип, машина йөртүчеләрдән тизлекне нык арттырып йөрүдән саклануларын сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: