Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Юл куркынычсызлыгы

Зәй ЮХИДИ бүлеге башлыгы әти-әниләргә мөрәҗәгать итә

ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениесенең Зәй бүлеге хезмәткәрләре дисциплиналы юл хәрәкәтендә катнашучыларга бүләкләр бирүне дәвам итә.

Телибезме-юкмы, без көн саен барыбыз да бик мөһим рольне - җәяүле ролен башкарабыз. Юлда үзебезне дөрес тотудан сәламәтлегебез, тормышыбыз бәйле. Яңа уку елы башланыр алдыннан район ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рамил Гарифуллин тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерә.

 Мәктәпкә кабаланып бармас өчен, вакытны дөрес бүләргә өйрәнү, аның белән юлның кайдан барганда имин булуын билгеләү мөһим. Баланы юл аша тиешле урыннан гына дөрес чыгарга, әйләнә-тирәгә игътибарлы булырга өйрәтегез. Әгәр дә сез балаларыгыз  белән урамда соңга калып  йөрисез  икән, яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану кирәк.

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез, балалар өчен беренче чиратта әти-әни үрнәк икәнне онытмыйк.

Фотолар Зәй ЮХИДИ бүлегеннән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев