Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Юл куркынычсызлыгы

Зәй юл иминлеге сагы хезмәткәрләре “Игътибар – балалар!” акциясе старт алуы турында хәбәр итә

Республикада 22 августан “Игътибар – балалар!” профилактик акциясе башланды. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Агымдагы елның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 245 юл – транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 7 бала һәлак булган һәм 258е яраланган (узган ел бу вакытта саннар -269-11-289), Зәй районында балигъ булмаганнар катнашында 3 юл-транспорт һәлакәте булган.
 

- Ата-аналар үз балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиеш. Балаларны, аеруча кечкенәләрне куркыныч урыннарда, шул исәптән юл янында караучысыз калдырмауны кайгыртырга кирәк. Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә 7 яшькә кадәрге балаларны җиңел автомобильдә һәм йөк автомобиле кабинасында йөртү, куркынычсызлык каешлары каралган махсус (баланың буена һәм авырлыгына туры килгән) балалар креслолары кулланып башкарылырга тиеш, ә җиңел автомобильнең алгы утыргычында 12 яшькә кадәрге балаларны йөртү бары тик махсус креслолар ярдәмендә генә рөхсәт ителә, - дип искә төшерә Зәй ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин.


 

Шул ук вакытта дәүләт автоинспекциясе балалар автокреслоларын 12 яшькә җиткәнче автомобильнең арткы утыргычларында да кулланырга киңәш итә. Ә Игътибар – балалар!” профилактик акциясе кысаларында һәр машина йөртүченең игътибарлы һәм сак булуы сорала.

Фотолар ЮХИДИ идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев