Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Юл куркынычсызлыгы

Зәй юлында кешеләр тән җәрәхәте алган һәлакәт теркәлгән

Бүген - 22 августта төнге сәгать 1ләр тирәсендә Чаллы – Зәй - Әлмәт юлының 29нчы чакрымында юл һәлакәте булды.

Лениногорский шәһәреннән "Киа Рио" машинасын йөртүче Чаллыдан Зәйгә таба хәрәкәт иткәндә, юл йөрү кагыйдәсен бозып, каршы як полосага чыга һәм “Лифан” машинасы белән бәрелешә.

Икенче автомобильне йөртүче Ижау шәһәре кешесе була. Зәй ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рамил Гарифуллин хәбәр итүенчә, юл һәлакәте нәтиҗәсендә "Киа Рио" машинасын йөртүче Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә озатылган.

Ә "Лифан" автомобилендәге дүрт пассажир Түбән Кама дәваханәсенә җибәрелгән.

Фотолар район ЮХИДИ бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев