Зәй офыклары

Зәйдә ел башыннан 78 машина йөртүче исерек килеш тоткарланган

Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле вәзгыять үтә борчулы булуы белән билгеләнә, чөнки мондый машина йөртүче үзен генә түгел әйләнә-тирәдәгеләр гомерен дә куркыныч астына куя. - Агымдагы елның 6 ае эчендә район юлларында инспекторлар тарафыннан спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручы 78 машина йөртүче...

Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр белән бәйле вәзгыять үтә борчулы булуы белән билгеләнә, чөнки мондый машина йөртүче үзен генә түгел әйләнә-тирәдәгеләр гомерен дә куркыныч астына куя. - Агымдагы елның 6 ае эчендә район юлларында инспекторлар тарафыннан спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручы 78 машина йөртүче тоткарланды. Шунысы бигрәк тә кызганыч, алар ничек тә юл кагыйдәсен бозуын танымауны, качып китүне, инспекторлар тарафыннан сәбәпсез тоткарлануларын белдерергә тырышалар. Хәмер кулланучы аркасында кемнеңдер зыян күрү куркынычы булу турында уйлый белмиләр. Законнар да мондый машина йөртүчеләргә һаман саен катгыйланып тора, салган килеш тоткарланганда ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, 30 мең сум админстратив штраф яный. Шунысы да бар машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүче ирекле рәвештә өч көн эчендә ЮХИДИ бүлегенә машина йөртү таныклыгын китереп бирергә яисә таныклыгын югалткан булуы турында белешмә тапшырырга тиеш. Болай булмаганда җавап тоту срогы тагын да озаерга мөмкин, чөнки җәза үтәлү таныклыкны тапшырган көннән исәпләнә, - ди ЮХИДИнең админстратив эшләр буенча инспекторы Илфат Рәхмәтуллин. Статистикага күз салсак, шулай ук борчылырга урын җитәрлек. Ел башыннан исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр 4, зыян күрүчеләр дә 4 кеше тәшкил итә. Күренгәнчә, авария килеп чыкканда зыян күрүчесез калган очрак юк. Ә мондый аяныч хәлләргә килеп җитмәүне күздә тотып район эчке эшләр бүлегенең юл патруле экипажлары даими төстә максатчан рейдлар уздыра. Алар авыл җирлекләрендә дә, шәһәр эчендә дә спиртлы эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручыларны булдырмау өчен җитди күзәтүләр оештыра. Билгеле булганча, узган елның 1 июленнән исерек машина йөртүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту турындагы закон гамәлгә кергән иде. Әлеге яңа закон - РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә нигезендә, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре машина йөртүчене исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарлый икән, аңа җинаять җаваплылыгына тартылу яный. - Машина йөртүче исерек хәлдә руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан азат ителгән булса; исерек хәлдә икенче тапкыр рәттән тоткарланса (беренче вакыйгадан соң бер ел узмаган очракта); алкоголь кулланган хәлдә юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган өчен җаваплылыкка тартылган булса; исерткеч эчемлек кулланган хәлдәме-юкмы икәнлекне ачыклый торган тикшерүдән баш тарткан кеше җинаять җаваплылыгына тартыла. Җаваплылыкның төрләренә килгәндә ул - машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә (!) штраф салынуны; штраф җаваплылыкка тартылучының 1-2 еллык табышы күләмендә билгеләнү ихтималын күздә тота. Шулай ук, 480 сәгатьлек мәҗбүри хезмәт; 2 ел дәвам итәчәк мәҗбүри эш; яисә инде машина хуҗасы 2 елга ирегеннән мәхрүм ителергә дә бик мөмкин .Әле алай гына да түгел, җәзаларга тагын бер мөһим пункт өстәлә: җинаять җаваплылыгына тартылган зат өч ел дәвамында машина йөртә алмый. Яңа закон чыкканнан соң үткән ел безнең район буенча шундый явыз рәвештә, инде бер кат исерек килеш руль артында тоткарланып хокукыннан мәхрүм булганнан соң да кабат салып руль артына утырган 6 машина йөртүче җинаять җаваплылыгына тартылган иде. Быелның ярты елында инде 15 шундый җинаять эше кузгатылды, - дип аңлатма бирде эчке эшләр бүлегенең дознания бүлеге башлыгы вазыйфасын үтәүче Елена Куц. Гомумән ЮХИДИ инспекторлары бер генә кат түгел берничә мәртәбә салган килеш руль артына утырып кагыйдә бозучылар булуын әйтә. Күптән түгел тоткарланган бер машина йөртүче мәсәлән, салган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган, әле соңгы ике ай эчендә генә аны ЮХИДИ хезмәткәрләре кабат ике мәртәбә руль артында алкоголь кулланган хәлдә тоткарлаганнар. Хәзер исә аның эше суд каравына куелачак. Кызганыч, менә шулай инде бер кат җаваплылыкка тартылгач та, акылга утырмаганнар очрап тора, дип искәртә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре. Ә бит үз язмышың бозылуы турында уйламасаң, башкаларның гомерен өзү куркынычы булуын истән чыгармау кирәк. Яңа закон буенча, исерткеч эчемлек кулланган хәлдә рульгә утырган машина йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә бер кеше үлсә, ул 2-7 елга рәшәткә артына озатыла. Шулай ук аңа өч ел дәвамында кайсыбер мөһим вазифаларда эшләү һәм билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү тыела. Әгәр авариядә исерек йөртүче гаебе белән ике һәм аннан да күбрәк кеше үлсә, төрмәдә "утыру" вакыты 4 елдан алып 9 елга кадәр җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: