Зәй офыклары

Зәйдә штрафларын вакытында түләүчеләр саны арткан

Зәй районы юлларында февральнең 4 көне эчендә кешеләр зыян күрү белән бәйле һәлакәтләр теркәлмәгән, ә матди зыян күрү белән бәйле 14 авария булган. Нигездә алар - һава торышы белән бәйле рәвештә тизлек режимын сакламау сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләр, ди административ хокук бозуларны контрольдә тотучы инспектор Илфат Рәхмәтуллин. Шуңа да ЮХИДИ...

Зәй районы юлларында февральнең 4 көне эчендә кешеләр зыян күрү белән бәйле һәлакәтләр теркәлмәгән, ә матди зыян күрү белән бәйле 14 авария булган. Нигездә алар - һава торышы белән бәйле рәвештә тизлек режимын сакламау сәбәпле килеп чыккан һәлакәтләр, ди административ хокук бозуларны контрольдә тотучы инспектор Илфат Рәхмәтуллин. Шуңа да ЮХИДИ хезмәткәрләре бозлавык юлда аеруча сак булуны, бик кирәк булмаганда юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итәләр. Инспекторлар ай башыннан, руль артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә утырган 3 машина йөртүчегә беркетмә төзегән, салынган штрафларны үз вакытында түләмәгән 4 кешене тоткарланган.

- Ел башыннан штрафларын түләү срогы чыгучылар нык кимеде. Бу, әлбәттә, юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен салынган штрафны 20 көн эчендә түләүчегә каралган сумманың яртысын түләүне рөхсәт иткән закон белән бәйле. Районда моннан файдаланмаучы машина йөртүчеләр бик аз, -дип ассызыклый Илфат Рәхмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: