Зәй офыклары

Александра Сафина: Туган ягым белән элемтәне өзгәнем юк

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Һәр кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши. Зәй төбәгеннән чыгып, бүгенге көндә читтә яшәүче якташларыбызны барларга булдык. Алар кайларда яши, туган якларга еш кайтамы? Зәй белән элемтәне ничек тота? Зәй яңалыкларыннан хәбәрдарлармы? Шушы сораулар белән бүгенге көндә төрле шәһәрләрдә, районнарда яшәүче зәйлеләргә мөрәҗәгать иттек.

Кабан-Бастрык авылы кызы Александра Сафина (Иванова) сөйли:
-Тумышым белән мин Зәй районының матур бер җирендә урнашкан, челтер чишмәләргә, калын урманнарга, киң кырларга бай булган Кабан-Бастрык авылыннан. Түбән Биш мәктәбен тәмамлап, Казан ветеринария институтына укырга дип авылдан чыгып киткәнемә быел 40 ел була. Кулыма "Ветеринария табибы" белгечлеге диплом алгач, иремнең туган ягы - Менделеев районы Тойгуҗа авылына кайтып төпләндек. Гомерем буе ике авылны: туган авылым Кабан-Бастрыкны һәм яши торган авылым Тойгуҗаның табигатен, язмышын, кешеләрен чагыштырып, бер-берсенә охшатып яшәдем.
Читтән торып Алабуга педагогика институтында биология укытучысы белгечлеге алдым. Хезмәт кенәгәмдә 4 язу: ветеринария табибы, укытучы, авыл җирлеге башлыгы, китапханәче дигән язмалар бар. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. Ләкин кайда гына эшләсәм дә, эшемне яратып, кешеләргә файда китерерлек итеп намус белән башкарырга тырыштым.
Туган ягым белән элемтәне өзгәнем юк. Зәй шәһәрендә, туган авылым Кабан-Бастрыкта, күрше Дүрт-Мунчада, Түбән Биш, Югары, Урта Баграж авылларында туганнарым яши. Авылыма, туган ягыма бик еш кайтмасам да, авыл, район яңалыклары белән "Зәй офыклары" газетасы сайты һәм аның Вконтактедагы төркеме, "Новости Заинска", Дүрт-Мунча, Түбән Биш, Югары Баграж  мәдәният йортлары, китапханәләре сайтыннан һәрдаим танышып барам, якташларымның уңышларына сөенәм.

Мине олы  тормыш юлына озаткан авылыма мин мең рәхмәтле. Тормышта үз юлымны табарга булышкан әти-әниемә (инде алар безнең арада юк), Кабан-Бастрык һәм Түбән Биш мәктәбе укытучыларына чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Безнең арада булмаганнарның урыннары ожмахта булсын, ә исәннәргә саулык, имин тормыш телим.

#Зәйгә370ел

Фото Александра Сафина архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: