Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Алмаз Яхин: Язмышлар ялгыш язылмыйдыр

Зәй районының Югары Мәлем авылында яшәүче Алмаз Яхинны күпләр белә хәзер. Алмаз - сыгылганда да сынмаска үзендә көч тапкан нык рухлы кеше.

“Мин гаиләдә өченче бала. Әтиебез Камил миңа өч ай вакытта мотоциклда авариягә очрап һәлак булган. Өч баланы үстерү, башлы-күзле итү әниебез өстенә калды”, – ди Алмаз.


2014 елда Алмаз үзе дә куркыныч юл һәлакәтенә эләгә. Сөлектәй яшь егеткә инвалид арбасына утырырга туры килә. Ул үзе белән булган хәлләрне куркыныч бер төш белән чагыштыра.


 

Дуслар белән Әлмәт шәһәренә барган идек. Ләкин безгә кирәкле кешеләрнең берсе дә өйдә булмагач, кире кайтып китергә уйладык. Караңгы төшкәнгәме мин йоклап киткәнем.  Якты Күл авылы янында без куркыныч һәлакәткә очраганбыз. Без утырган машина, алдан баручы тракторны узам дип, арбага килеп бәрелгән. Иң зур зыян минем якка килгән. Боларны миңа соңрак юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре сөйләде.  Чаллы дәваханәсенең реанимация бүлегендә күземне ачып җибәрсәм, һушларым китте. Табиблар йөреп китү өметен 50гә 50 дип бәяләде. Түбән Новгород шәһәрендә берничә тапкыр катлаулы операция ясадылар. Иң авыр вакытта әнием янымнан китмәде," - дип искә ала ул авыр көннәрне Алмаз.

 

Тормыш – ул минем иҗатым

“Кешенең язмышы үзе туганчы ук язылган була, диләр бит. Димәк, миңа шундый язмыш язган. Авыруым дөньяга карашымны үзгәртте. Тормыш матурлыгын күрергә өйрәндем. Табигатьне, тормышны яратам”,- ди Алмаз.

Авылдашлары, туганнары, дуслары авыр вакытта егеткә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша. Ләкин ул бирешми-сынмый. Интернет челтәрендә Алмаз үз иҗат төркемен дә булдырган. “Тормыш - ул минем иҗатым”  төркемендә язылучылары бик күп аның. Әлеге төркемдә ул шигърият дөньясын сөючеләрне берләштерә. Аның сәхифәләрен карап баручылар минем белән һичшиксез килешер, Алмаз - гаҗәеп көчле рухлы, тырыш һәм тәвәккәл кеше. Ул язмыш сынауларына бирешмичә, үзен төрле өлкәләрдә сынап карый, видеоязмалар, котлаулар ясап авылдашларын, якыннарын сөендерә. Шулай ук Алмаз шигырьләр укырга да ярата.


“Ике ел элек  Чаллыда очрашу узды. Шунда бер белмәгән хатын-кыз сиңа нинди ярдәм кирәк, дип сорады. Музыкаль аппаратура белән кызыксынуым турында әйттем. Бер атна да узмады - Казаннан мин сораган бүләк кайтып та җитте. Рәхмәт олы йөрәкле кешеләргә!” - ди егет.

Алмазны хәзер чараларга, юбилей-мәҗлесләргә тавыш операторы итеп чакыралар. Чаллы, Мамадыш якларында юбилейлар, туган көннәр үткәрәләр. Үзем эшләгән акча ипигә дә, даруга да җитә”, - ди ул.
 

 

Миләүшә – яшәү мәгънәм

Алмаз бүгенге көндә үзен бәхетле дип саный. Ул үзенең насыйп ярын очраткан. Әле күптән түгел Миләүшә белән никах укытып, бергә яши башлаганнар.

 

"Миләүшәне миңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән бүләк дип саныйм. Бик рәхмәтле мин Миләүшәгә! Ул - минем таянычым, яшәү мәгънәм," – ди Алмаз.

 

 

Арча кызы Миләүшә  ВКонтакте челтәрендә Алмазның шигырьләрен укып, егет белән кызыксына башлый. Яшьләр интернет аша аралаша башлыйлар. Башта Миләүшә Алмаз янына Мәлем якларына кунакка килә, аннан Алмаз Арчага бара.

 

-Миләүшә, синең бу адымга баруыңа сәерсенеп караучылар да булгандыр инде. Алмаз сине нәрсәсе белән җәлеп итте? – дип сорыйм кыздан.

 

-Әйе,  монда сүз йөртүчеләр дә булды. Имеш, мин Алмазны алдыйм, ә Алмаз миңа ышана, дигән сүзләрне ишетүе авыр иде. Алмаз мине үзе аңласа, мине хөрмәт итеп торса, минем өчен башка нәрсә кирәк түгел. Минем өчен Алмаз идеальный кеше, мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым, дип әйтергә була.  Аралаша башлагач, мин аңа башкача карый башладым.  Иншалла, тормышыбыз алга барыр, барысы да яхшы булыр дип уйлыйбыз, - ди Миләүшә.

 

-Арчада синең шәхси кибетең дә булган. Барысын да ташлап, Зәйгә күченеп килү кыен түгелме? Барысын да яңадан башларга кирәк бит...

 

-Аллаһы Тәгалә бирүче дә, алучы да. Алла теләсә, эше дә булыр. Ул яктан бик борчылмыйм.  Яраткан кул эшем бар, ул юнәлештә эшләргә була. Эш башка урында да була, иң мөһиме – яраткан кешең, якыннарыңның яныңда булуы. Зәй яклары миңа бик ошый, бер күрүдә ошаттым сезнең якларны, -дип җавап бирде ул.

 

Алмаз Миләүшәсенә багышлап җыр да яздырган. Җырның сүзләрен Сарманнан Ильмера Кузьмина, көен Чаллыдан Артур Мухамаев язган. Ә җырны Галинур Фәтхуллин башкара. Алмаз әлеге иҗатташ дусларыма мине шулай рухи көч биреп сөендергәннәре өчен рәхмәтлемен, ди.

Хәзер әнисе дә, туганнары да  Алмазның янында ышанычлы, яраткан кешесе булуына бик сөенә.
Алмазның бер  хыялы бар - урамда кеше ярдәменнән башка гына кыска араны үтәргә  электр приводлы кресло-коляска (FS123-GC) алу. Зәйлеләр арасында мәрхәмәтле кешеләр күп. Алмазның хыялын тормышка ашырырга ярдәм итсәк иде. Ярдәмебез җир өстендә калмас, үзебезгә меңе белән әйләнеп кайтыр.

Фотолар шәхси архивтан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев