Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Җанга якын Зәем!

Агымдагы ел Зәй шәһәре өчен юбилей елы. Ел дәвамында юбилей уңаеннан бик күп әһәмиятле чаралар уздырыла, Зәебез көннән-көн матурлана, яшәрә, төзекләнә бара. Шәһәребездә кунаклар сокланырлык, зәйлеләр яратып йөри торган урыннар күп. Ә сезгә Зәйдә кайсы урыннар аеруча якын, үз итәсез? Сораштыруыбыз шул хакта.

Гөлия Хәкимуллина:
-Кечкенә чакта туган авылымнан район үзәгенә Гасимә апаларга кунакка баруны ашкынып көтеп ала идем. Зәй урамнары буйлап йөрү, “Космос” кинотеатрына барып фильм карау – балачагымның иң күңелле мизгелләре. Алабуга педагогика институтын тәмамлап, Зәйгә эшкә кайттым. Иске Зәйдә йорт төзеп кердек. Соңгы елларда Иске Зәйдә барган уңай үзгәрешләргә күңел сөенә. Бистәдә юллар яхшырды, утлар якты яна, кибетләр, яшьләр үзәге гөрләп эшләп тора. Ә Иске Зәй яр буе безнең яраткан ял урыныбызга әйләнде. Зәй елгасы буендагы хозурлык, матурлыкны аңлатып бетерерлек түгел. Монда җан ял итә, күңел сафлана. Бистәдәге музей оештырган чараларга да теләп йөрибез.
Ринат Гатауллин:
-Без Яңа шәһәрдә яшибез, шуңа күрә безнең өчен Ринат Фәрдиев исемендәге парк якын. Парк-та балалар белән ял итәр өчен барлык шартлар да тудырылган. Аннан биредәге табигать – буа, чәчәкләр, яшеллек үзе күңелгә шатлык бирә, ял иттерә. Зәйнең үз йөзе бар. Шул булдырылган матурлыкны зәйлеләргә кадерләп саклыйсы иде. Авылларыбыз да төзек, күп хуҗалыклар капка төбеннән үк чәчәкләргә күмелеп утыра. Чисталык һәм матурлык үзебез өчен. Куелган хезмәтнең кадерен белсәк, сакласак иде.
Зинаида Кузьмина:
-Зәй минем күңелемә бик якын. Кайда гына барсам да, сагынып кайтам аны. Мин – 18 яшьлек кыз 1958 елда Зәйгә эшкә килдем һәм төзелештә штукатур-маляр булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Мин эшли башлаган чордагы һәм хәзерге Зәйне чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Яңа биналар калкып чыкты. Матур, ямьле ял итү урыннары барлыкка килде. Йортларга капиталь төзекләндерү уздырыла, ишегаллары яңара. Мин бигрәк тә балаларга мөмкинлекләр тудырылуына сөенәм. Алар өчен аерым мәйданчыкларга кадәр бар бит. Әниләрнең сабыйлары белән йөргәннәрен күзәтәм дә безгә мондый мөмкинлекләр булмады, дип уфтанып куям.
Зәлия Сабирова:
- Мин шәһәребезнең Җиңү бульварында йөрергә бик яратам. Бульвар чәчәкләргә күмелгән, чисталык-тәртип. Оныкларым белән кичен без бирегә ял итәргә чыгабыз. Балаларга мәйданчыкларда самокатлар, велосипедларда йөрергә бик иркен. Янәшәдә урнаштырылган танклар да бульварга килүче һәркемнең игътибарын җәлеп итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев