Зәй офыклары

Айдар Сөләйманов: Балачакның матур мизгелләрен үзендә саклаган Зәй буйларын бик яратам

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Һәр кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши. Зәй төбәгеннән чыгып, бүгенге көндә читтә яшәүче якташларыбызны барларга булдык. Алар кайларда яши, туган якларга еш кайтамы? Зәй белән элемтәне ничек тота? Зәй яңалыкларыннан хәбәрдарлармы? Шушы сораулар белән бүгенге көндә төрле шәһәрләрдә, районнарда яшәүче зәйлеләргә мөрәҗәгать иттек.

Татарстанның атказанган артисты, “Төреквидение”  халыкара җыр бәйгесе көмеш призеры, Муса Җәлил исемендәге һәм “Тантана” премияләре лауреаты Айдар Сөләйманов сөйли:

Мин бүгенге көндә  Казан дәүләт консерваториясендә укытам. Студентларым бар. Мәскәүдә күп эшлим, театрда да хезмәт куям. Туган яклар сагындырса да, еш кайтып булмый шул. Зәйдә әтием-әнием яши. Аларны сагынам. Бәйрәмнәр, туган көннәрдә әти-әниемне котларга кайтырга тырышам. Бөтен туганнар белән җыелып бәйрәм итәбез Зәйдә.  Зәй - минем туган ягым, төп йортым. Зәй белән элемтәне әти-әни, “Мирас” ансамбле җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина аша  тотам.  Зәйгә кайткач, Зәй буйларын әйләнәм инде. Балачакның матур мизгелләрен үзендә саклаган шушы урыннар буйлап үтәргә бик яратам.

#Зәйгә370ел

Фотолар Айдар Сөләймановның шәхси архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: