Зәй офыклары

Бар шундый данлы хезмәт юлы узган игелекле классташыбыз

Валентин Атласов Зәй районы Федоровка авылында фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган Хәтер мемориалы булдыру эше башында торды.

Үткәне тирәндә булган Зәебездә игелекле кешеләр элек тә булган. Мәчет-чиркәү, мәктәпләр төзеп калдырган меценатларыбыз шактый. Андый игелекле эш башында торучыларыбызның хәзер дә булуы куандыра. Шуларның берсе - классташыбыз Валентин Атласов. Ул туган авылы Федоровкада фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәренә багышланган Хәтер мемориалы булдыру эше башында торды. Хәзер исә ил-көнгә танылган укучыларга канат куйган Федоровка мәктәбенең исән калган бинасын яңарту белән мәшгуль.


Классташыбыз данлы хезмәт юлы узды. Ул - 26 ел Төньяк флотта хезмәт иткән хәрби диңгезче. Гаять кыен шартларда сугышчан вахта алып барып, алдына куелган бурычны намус белән үтәп, флотның иң югары дәрәҗәдәге хәрби әзерлеген тәэмин иткән.


Валентин Александровичның хәрби булуы аның эшендә, үзен физик яктан тотышында, кыяфәтендә ачык чагыла. Кайда гына эшләсә дә, хезмәтенә җитди карый, ышанычлы, сүзендә торучан. Аның хәрби булып китүендә Беренче Бөтендөнья сугышы каһарманы, "Георгий кресты"ның тулы кавалеры булган бабасы Алексей Атласов батырлыгын кечкенәдән ишетеп үсү этәргеч булгандыр.


Валентин мәктәпне тәмамлаганнан соң, авыл хуҗалыгы институтын читтән торып укырга керә. Армия сафларына алына, өч ел Мурманск өлкәсенең Североморск шәһәрендә "Александр Невский" крейсерында хезмәт итә. Армия хезмәтеннән соң туган авылында механизатор булып эшли. Хезмәт иткән урыныннан чакыру килгәч, янә Төньяк флотка китә. Ул баруга, өч ел бергә хезмәт иткән бүлекчә командиры чираттагы диңгезгә чыгуында вафат була. Биредә, читтән торып, институтны тәмамлый. Үҗәт, тырыш, максатына ирешүчән якташыбыз хезмәт баскычларыннан тиз үрли: матростан икенче ранг капитанына күтәрелә. Мурманск шәһәрендә гаилә кора, ул һәм кыз үстерәләр. Флотта хезмәт итү җиңелләрдән түгел. Югалтулар була: диңгездә көтелмәгән хәлләр килеп чыга. Юкка диңгез флотында хезмәткә кыю, батыр, үҗәтләрне сайлап алмыйлардыр.


Хезмәттән соң туган якларга кайтып төпләнә. Үз кулы астында хезмәт иткән диңгезче егетләр белән туганнардай аралаша, йөрешә хәзер. Валентин Александрович кайтуга, Якты Күл җирлеген җитәкләүгә алына. Биредә иң беренче эш итеп хоккей кыры ясала, зиратлар тәртипкә китерелә, чишмәләр чистартыла, юллар салына.
 

-Ул эшләгән елларда җирлектә күренекле яклашлар барланды, спорт һәм хәрби-патриотик юнәлештә эшчәнлек җанланды, - ди Раиса Фролова.


Аннан ул кешеләр иминлеген, куркынычсызлыгын тәэмин итүдән гыйбарәт булган кече күләмле көймәләрне теркәү буенча дәүләт инспекциясе инспекторы була. Әлеге вазифаны башкарганда ул республикада иң яхшы инспекторлардан санала. Хәрби комиссариатта эшләгәндә дә хезмәтен тырышып, намус белән башкара. Ул эшләгән чорда хәрби комиссариат Россиякүләм бәйгедә җиңү яулый. Җәмәгать эшләренә дә вакыт таба. Якташыбыз, меценат Рәйсә Мартынова белән Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан якташларны барлыйлар, зиратларын карыйлар, аларны халык хәтеренә кайтару буенча саллы эш башкаралар. Бу турыда яшь буында ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләүче “Исемеңне онытма” китабы сөйли.
Валентин Александрович үзе дә меценатлык белән шөгыльләнә. Химаячеләр ярдәме белән Федоровка авылы уртасында якын-тирәдә тиңе булмаган Хәтер мемориалы булдырылды. Аңа кадәр комиссариат аша, интернет челтәреннән фронтовиклар турында шактый мәгълүмат, фотосурәтләр барланды. Сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә фотосурәтләр белән китап та эшләнә. Аларның берничәсе турында “Зәй офыклары” газетасында аның язмалары да урын алды. Райондагы исән ветераннарның хәлен белешеп, аларны котларга йөрергә дә вакыт таба.
-Әлеге мемориал ачылганда, классташымның биниһая кирәкле эш башында торуына сокландым. Валентин фронтовикларның исемнәрен, бүләкләрен кайтарту буенча да эш башкара. Сталинградта барган бәрелешләрдә һәлак булган Камил ага Абзалов күмелгән батырлар каберлегенә барып кайтуда аның булышлыгы зур булды. Ул Волгоград хәрби комиссариаты белән элемтәгә кереп, хәзерге исемнәре белән абыебыз күмелгән батырлар каберлеге турында мәгълүмат алышты, -ди Разилә Камалиева.
Белем алган мәктәбе язмышына да битараф түгел ул: бер ел инде әлеге мәктәп бинасын яңартып, музей итү планы белән яна: укытучылар, анда белем алган укучыларны барлый. Заманында әлеге мәктәп районда иң көчле, зур мәктәп иде. Без - әлеге мәктәпне тәмамлаучыларга бергә җыелырга, хәтер-хатирәләрне барларга урын булачак.
Билгеле, аның фикердәшләре, төрле яклап булышучы дуслары, авылдашлары, хезмәттәшләре шактый. Кешелекле, ярдәмчел ул, кайгы-борчу килгәндә иңен куя, ярдәм итәргә тырыша. Игелекле эшләр башкару өчен шәхси вакытын, чыгымнарын да кызганмый.
Бу көннәрдә әлеге игелекле эшләр башында торучы классташыбызның матур юбилее, аңа ният-омтылышларын башкарып чыгарга рух ныклыгы, сәламәтлек юлдаш булсын.
1979 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары.

Фотолар "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: