Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Безнең бурыч — инновацион формалар кулланып эшләү

Мәдәният сарае юбилеен зур уңышлар белән каршылый.

«Энергетик» Мәдәният сарае - шәһәребезнең төп мәдәни һәм ял үзәге, ул үз канаты астында иң көчле иҗат коллективларын берләштерә, анда үз эшенең энтузиастлары һәм осталары эшли. Быел мәдәният сараеның 55 яшьлек юбилее.
 

Шул уңайдан “Энергетик” Мәдәният сарае директоры Светлана Ревина узган эш сезонына йомгак ясап, яңа сезонга планнары белән уртаклашты.
 

- «Энергетик» Мәдәният сарае «Елны тантаналы төстә ачу», Ватанны сак-лаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү бәйрәме, Сабантуй, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, Шәһәр көне, Татарстан Республикасы оешу көне кебек бәйрәмнәрне оештыра. Бүген коллективта дүрт Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 42 клуб берләшмәсе эшли, биш иҗат коллективы - халык, бер коллектив үрнәк коллектив исемен йөртә. Үзешчән коллективларга 500дән артык кеше йөри. «Энергетик» Мәдәният сарае коллективларының һәм аерым башкаручыларның республика, Россия һәм Халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә катнашуы арту динамикасы күзәтелә. Әйтик, 2020 елда - 250дән артык төрле дәрәҗәдәге дип-лом, 2021 елда - 240тан артык төрле дәрәҗәдәге дип-лом, агымдагы елда ярты ел эчендә 48 конкурста катнашып, лауреат исемнәрен яуладык. Мәдәният сараенда «Улыбка», «Магия», «Заиночка» хореографик һәм «Мирас», «Азаль», «Балачак планетасы», «Русская душа», «Злато» вокаль ансамбльләре, «Зәңгәр песи» изостудиясе, «Калейдоскоп” декоратив-гамәли сәнгать студиясе, «Кайнар йөрәкләр» концерт төркеме, «Гамма-джаз» инструменталь ансамбле, «Визит» кавер төркеме, «Адымнар» татар мәдәнияте клубы, «Карусель» чүлмәк ясау остаханәсе эшли.
 

2022 елның алты аенда мәдәният сараен тотуга шәһәр бюджетыннан 18 млн 846 мең сум акча бүлеп бирелде, шуларның 18 млн 295 мең сумы – хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү өчен, 551 мең сумы милекне карап тотуга, коммуналь хезмәтләргә һәм башка ихтыяҗларга тотылды.
 

Мәдәният йортының үз керемнәре күләме 1 млн 326 мең сум тәшкил итте. Быел «Энергетик» Мәдәният сарае өчен 4 млн 781 мең сумлык музыкаль-сәхнә җиһазлары сатып алынды.
Дүрт иҗат коллективы яңа, якты сәхнә костюмнары белән тулыланды, алар 2 млн сумнан артык бәягә тегелде. Форсаттан файдаланып, муниципаль район башлыгы Разиф Галиевич Кәримовка безнең проблемаларыбызга, казанышларыбызга даими игътибар биргәне һәм мәдәният тармагына ел саен зур финанс ярдәме күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәсем килә.

 

Моннан тыш, барлык мәдәният хезмәткәрләренә, идарәләрдәге коллегаларга уртак нәтиҗәле эш алып барганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
 

“Энергетик” Мәдәният сараеның иҗат коллективларының проектлары – Татарстан Рес-публикасы Хөкүмәте һәм Мәдәният министрлыгының төрле дәрәҗәдәге грантына ия булды. 2021 елда грант ярдәменең гомуми суммасы 700 000 сум тәшкил итте.
 

Киләсе иҗат сезонында үз алдыбызга хәл итәргә тиешле түбәндәге бурычларны куябыз:
- «Энергетик» Мәдәният сараена килүчеләр санын 15 процентка арттыру һәм саклап калу;
- инновацион формалар кулланып халыкның мәдәни ялын оештыру эшен дәвам итү;
- профильле уку йортларыннан яшь белгечләрне җәлеп итү, югары уку йортлары һәм колледжлар белән хезмәттәшлек итү;
- матди-техник базаны ныгыту, грантларда катнашуны дәвам итү;
- бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү буенча эшне оештырыру,
- «Арт-мәйдан» һәм «UEN FEST» проектлары кебек мәдәният учреждениеләре ресурсларын кулланып, халык өчен кимендә ике мәдәни-танып белү һәм агарту проектларын гамәлгә ашыру.

Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев