Фотосурәттән танышларын белүчеләр булса “Зәй офыклары” газетасына хәбәр салсагыз иде.
Кадерле ядкарь фотосурәт - чор елъязмасы ул.
“Зәй офыклары” район газетасы фотолар архивында әлеге фотосурәткә юлыгып, аның кайсы авылда төшерелгәнен белү теләге туды. Кайсы еллар икән бу? Кемнәр төшерелгән?
Фотосурәттә салам түбәле йорт-корылмалар шәйләнә. Өлкән яшьтәге бер апаның аягында - чабата, арттарак ак халаттан мал табибы да күренә. Бозау яки дуңгыз фермасы һәм анда хезмәт куючылар булырга мөмкин дигән фараз туа. Кадерле ядкарь фотосурәт - чор елъязмасы ул.
Әлеге фотосурәттән үзләрен, танышларын табучылар булса, “Зәй офыклары” газетасына хәбәр салсагыз иде. Аның буенча яхшы язма туар иде, бәлки.
#Зәйгә370ел
Фото "Зәй офыклары" архивыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз