Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Бухаровлар Зәй төзелешенә саллы өлеш керткән

Төзүче һөнәре элек-электән мактауга, хөрмәткә лаек һөнәрләрдән санала. Төзүчеләр тырышлыгы белән район торак пунктлары елдан-ел яңара, матурая, яңа йортлар, спорт мәйданчыклары, социаль объектлар калкып чыга. Сарсаз-Баграж авылыннан Бухаровлар гаиләсеннән Зәй төзелешендә дүрт бертуган хезмәт куйган.

 

Валерьян Бухаров армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 1981 елның азагында “Гидромонтаж” идарәсенә монтажчы булып урнашып, шунда 20 ел эшли. Шул еллар эчендә аңа күптөрле төзелештә катнашырга туры килә. Нурлат районында күпер дә салалар. “Яратып эшләгән эшнең авырлыгы сизелми. Вакытында әйбәт итеп акчасын бирделәр. 55 яшьтән пенсиягә чыктым. Түбән Биш авылы кызы булган хатыным Антонина белән матур гына гомер кичерәбез”, – ди ул.
Бухаровлар нәселен төзүчеләр династиясе, дисәк тә буладыр, чөнки аның дүрт тутасы да озак еллар буе төзелештә эшләгәннәр. Варвара Титаева да лаеклы ялга чыкканчы йортлар төзегән. “Авырлык турында уйлап тормадык, ул чакта эшләдек тә эшләдек. Яшәргә кирәк бит, югары уку йортына керү дә башка килмәде. Хезмәтебез өчен тиешле акчасын алып, бердәм булып, матур эшләдек. Ирем Николай – Урта Багражныкы, ул да төзүче иде”, – дип сөйли хезмәт ветераны Варвара түти.
Валерьян дәдәйнең тагын бер тутасы – Анна Алексеева 22 яшеннән Зәй шәһәренең механикалаштырылган “Сельстрой” күчмә колоннасына ташчы булып урнаша. Районның төрле авылларында эшләргә туры килә аңа. Зәйнең үзендә күпкатлы җиде йорт төзиләр. Хәзерге вакытта шушыларның берсендә ире - Мамадыш ягыннан булган Петр белән яшиләр. “Ул елларда эшләве күңелле иде. Хәзер дә рәхәт вакытлар дип искә төшерәм, авырлыгы да онытылган. Үзебездән олылар белән эшләргә тотындык. Алар барысын да шундый җайлы итеп аңлаттылар, беркайчан да какмадылар, әйбәт булдылар. Эшкә килү белән, “үз апаң оста кладка куючы” дип, Варвара түти янына кладкага бастырдылар. Тиз өйрәндем, мактау сүзләре генә ишетеп эшләдем. Хәзер үзебез төзегән биек-биек йортларга карагач, баш әйләнеп китә, ничек шунда эшләдек икән дип уйлап куям”, – ди Анна түти.
Бертуган Бухаровларның тагын берсе – хезмәт ветерены Валентина Липатова һәм аның җәмәгате Василий да төзелештә эшләгәннәр. “Хатын-кызның эшен тавык та чүпләп бетерә алмый. Эштән арып өйгә кайтасың, ә анда икенче смена көтә: ашарга әзерләргә, бер дә бетми торган савыт-саба өемен юарга, өй җыештырырга, балаларга дәрес хәзерләшергә кирәк. Тырыштык, барысына да өлгердек, инде балалар үсеп җитеп, үзләре әти-әни булдылар. Төзелештәге авыр хезмәттән бер дә зарланмадык, яратып эшләдек”, – дип сөйли ул.
74 яшен тутырган Мария түтиләре дә Зәй шәһәрендә күп еллар штукатур-маляр булып эшләп, лаеклы ялга чыккан.
Валерьян Бухаров һәм аның дүрт бертуганының тормышы, аларның хезмәте белән танышкач, шәһәрдәге биек-биек йортларга да башка күз белән карый башладым. Алар таш биналар булудан туктап, кинәт кенә эчке бер яктылык, нур сибеп балкыйлар кебек тоелды. Башкача була да алмый, чөнки шәһәр йортларындагы һәрбер кирпечтә, һәр ташта Бухаровлар шикелле үз һөнәрләренең чын осталары булган төзүчеләрнең җан җылысы, күңел яктысы салынган бит.
Фрида Вәлитова.

Фото Зәй туган як тарихын өйрәнү музееннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев