Зәй офыклары

Гаиләдә ничек бәхетле яшәргә: Зәйдән суд приставы үз тормышы турында сөйли

8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәчәкбез.

Зәй районыннан Аббазовлар бу бәйрәмне һәрвакыт гаиләләре белән бергә билгеләп үтәләр икән.  Елена Анатольевна - Зәйдә  суд приставы булып эшли, ире Константин Сергеевич - завод хезмәткәре. Гаиләдә өч бала – Александр, Арина һәм Сергей тәрбияләнә. Елена Аббазова үзе әйтүенчә, аның тормышындагы иң зур бүләк - ул аның  бәхетле һәм нык гаиләсе. Бу гаилә турында язма Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтында урын алган.

Елена һәм Константин студент елларында ук танышканнар. Өйләнешкәннәренә быел 14 ел. 22 августта алар Агат туйларын бәйрәм итәчәк.

- Без ирем һәм балаларым белән һәрвакыт бергә. Җыелышып урманга гөмбә һәм җиләк-җимеш җыярга барабыз, сулыкларга балык тотарга йөрибез. Безнең уртак шөгыльләребез бик күп, күңелсезләнергә вакыт юк, - дип сөйли Елена.

Олы уллары Александр конструкцияләү белән җитди шөгыльләнә. Ул ясаган агач эшкәртү станогы район конкурсында I урынны алган, хәзер егет яшь уйлап табучылар арасында үткәрелгән конкурсның республика этабында катнаша.

Аринаның да төрле иҗади республика конкурсларында призлы урыннар һәм дипломнары күп: сәйлән белән чигү һәм рәсем ясау белән шөгыльләнә. Ике яшьлек Сережа да абыйсы белән апасыннан калышмаска тырыша.

Аббазовлар йорт төзеп, төрле җимеш агачлары утырткан, хәзер инде алмагач, груша һәм сливаларының җимеш биргәнен көтәләр.

"Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе Зәйдән Аббазовларга һәм барлык Россия парларына бәхет, гаилә иминлеге һәм уңышлар тели" - диелгән язмада.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: