Зәй офыклары

Гөлнара Салихова: Нәселем белән горурландым

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты ел саен “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы” исемле шәҗәрә фестивале үткәрә. Фестиваль өч этапта үтә, башта - муниципаль, аннары төбәкара һәм республика турлары уза.

Бәйгенең төбәк этабында Зәй районының Дүрт-Мунча авыл җирлегеннән Гөлнара һәм Илгизәр Салиховлар гаиләсе катнашты.
Катнашучылар жюрига һәм тамашачыларга үз гаиләсенең шәҗәрәсен тәкъдим итеп, концерт номерлары, гореф-гадәтләрен, милли костюмнарын һәм ашларын күрсәттеләр.
- Безнең гаилә 1991 елның 12 июлендә туды. Без Питрау көнендә өйләнештек. Ул вакытта мин бу бәйрәм белән таныш түгел идем. Булачак каенанам миңа: “Питрау көнендә өйләнешегез, безнең ата-бабаларыбыз бу бәйрәмдә өйләнешүчеләр иң бәхетле булачак дип санаган” - диде. Без шулай эшләдек тә, - дип искә ала Гөлнара ханым.
“90нчы елларда тормыш шактый катлаулы иде. Ирем ул вакытта Дүрт-Мунча авыл мәдәният йортында эшләде, мин дә шунда эшкә урнаштым. Шуннан бирле тормышым мәдәният өлкәсе белән бәйле. Мин озак еллар авыл клубында сәнгать җитәкчесе булып эшләдем. Талантлы авылдашлар, балалар белән эшләү – зур бәхет”, - ди ул.
Гаилә башлыгы Илгизәр Заһит улы - гармунчы. Гармунга мәхәббәт балачакта ук уяна анда. Кечкенә чагында качып-посып ул гармунда уйнарга өйрәнә. 6 яшендә беренче сыйныфка укырга керә, гаиләдә бу вакыйга тарихын яратып искә алалар:
“Мәктәпкә барасы килгән, әмма яше буенча аңа тагын бер елдан гына парта артына утырасы була. Аңа кемдер, син аларга гармунда уйнап күрсәт, сине алачаклар, дигән. Үзеннән зур гармунын күтәреп, урындыкка утырган, үзе кечкенә аяклары идәнгә дә җитми икән. Әмма гармунда уйнап күрсәткән һәм аны беренче сыйныфка кабул иткәннәр”, - дип сөйли Гөлнара ханым ире турында.
Яшьләрне дә кайчандыр шул гармун кавыштырган. Гаиләдәге бәйрәмнәр гармунсыз үтми. Халык җырларын яратып башкара алар. Бер генә бәйрәм дә, бер генә чара да – клубта да, өйдә дә гармунсыз узмый, диләр.
Салиховлар бер кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер инде аларны оныклары сөендерә. Салиховларның кызы Алсу сәхнәдә үскән, аның артыннан кияүләре Рамил дә мәдәни тормышка тартыла башлаган.
Бүгенге көндә Дүрт-Мунча авыл клубында “Тугай” фольклор коллективы эшли. Алар төбәк, илкүләм, халыкара конкурсларга йөриләр һәм җиңүләр яулап киләләр.
- Гаилә шәҗәрәмне төзү өчен әти-әниемнең туган ягы Сарман районына бардым, күп кенә туганнар белән аралаштым. Бу эшне башлап җибәрсәң, гаҗәпләнәсең икән - гаиләдә күпме талантлы ата-баба булган: гармунчылар да, тимерчеләр дә, балта осталары да – кемнәр генә юк икән нәселдә! Безнең нәселдә дин әһелләре дә булган. Әбиемнән калган Коръән китабының белгечләр 1907 елда язылганын расладылар. Безнең гаиләдә мондый гаилә ядкарьләре буыннан-буынга тапшырыла. Миңа әниемнән күчте, ә мин инде аны кызыма тапшырам. Эзләнү вакытында шулай ук нәселемдә Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган туганнарым турында да бик күп мәгълүмат тупладым. Гаилә шәҗәрәмне төзегәндә нәселем белән горурландым, - ди Гөлнара Миннемөхәммәт кызы.
Фестивальгә Зәйдән 17 кешедән торган делегация барган. Салиховлар гаиләсе үзләренең шәҗәрәләре белән бергә гаиләдә сакланучы кадерле ядкарьләр дә тәкъдим иткән.
- Мондый конкурста катнашу - беренче тәҗрибәбез иде. Без милли ризыкларыбыз белән табын кордык. Алар арасында гаилә рецептлары буенча әзерләнгән ризыклар да бар иде. Без кунакларны борай бәлеше белән сыйладык. Ә каенанам кош ите белән борчак боткасы пешерде. Бу рецепт белән без дә фестивальдә уртаклаштык, - ди Гөлнара ханым.
Сәхнәдән театральләштерелгән тамашада иҗат төркеме Дүрт-Мунча тарихын күрсәткән. Риваять буенча, бу урыннар буенча кайчандыр Екатерина II узып киткән, аны биредәге табигать бик рухландырган. Ул сәүдәгәрләр ял итү өчен 4 йорт төзергә боерган. Бу кунак өйләре торган урынны “Дүрт Мунча” тукталышы дип атый башлаганнар. Шулай итеп, авылга Дүрт-Мунча исеме беркетелгән.

#Зәйгә370ел

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: