Зәй офыклары

Гөлүзә Сабирова: Ирем белән “Мирас” ансамбленә йөргәндә таныштык

Бигеш кызы Гөлүзә Кашапова (хәзер инде Сабирова) турында мәктәптә укыган елларында газетабыз битләрендә еш яза идек. Районыбызның данлыклы “Мирас” ансамбленең алыштыргысыз җырчысы иде ул, Казанга китеп “Болгар кызлары” ансамле составында зур сәхнәләрдә чыгыш ясады, төрле бәйге, чараларда актив катнашып килде.

Бүгенге көндә Гөлүзәбез кайда яши, нәрсә белән шөгыльләнә? Зәйнең юбилей елында без якташларыбызны барларга булдык.

-Туган җир. Туган туфрак. Туган төбәк. Ул һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән әлеге төшенчә тагын да зур мәгънәгә ия була. Гөлүзә, син туган якларга еш кайтасыңмы?

 

- Студент вакытта сирәк кайта идем. Хәзер инде кияүгә чыккач, ирем дә Зәй якларыннан булганга күрә еш кайтырга тырышабыз, ике атнага бер була инде ул.

 

-Гөлүзә, сине мәктәптә укыган елларыңда еш сәхнәләрдә күрдек, нинди һөнәр сайладың?

 

- Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжында халык җырлары бүлеген һәм КФУның  музыкаль факультетын тәмамладым. Әлбәттә, музыкаль юнәлешне сайлауга  Зәебезнең “Мирас” ансамбленә йөрү зур  этәргеч бирде. Минем өчен сәхнәгә чыгуда олы мәктәп булды ул. Ансамбль җитәкчесе  Әлфия Халисовнага безнең һәрберебезне үз баласыдай күреп, җан атып йөргәне өчен рәхмәтлемен. Ансамбльгә йөргән вакытларны сагынып искә алам, без бер гаилә әгъзалары кебек идек, кайларга гына сәяхәт итеп, нинди генә бәйгеләрдә катнашмадык!  

 

-“Болгар кызлары” ансамбле тамашачыга яхшы таныш. Бу ансамбльгә ничек килеп эләктең?

 

-“Болгар кызлары” минем өчен икенче тормыш мәктәбе булды. Әлеге ансамбльдә алты ел эшләдем.  Шул чорда иҗади уңышларга,  зур сәхнәләрдә җырларга, эстрада өлкәсендә  кайнарга, сәхнә тормышын аңларга туры килде. Ансамбль кызлары белән дә бер гаилә кебек идек.  Ләкин һәрнәрсәнең үз вакыты була. Артист тормышы җиңел түгел,  күп вакыт  һәм энергия таләп итә. Җырлау  ул әле сәхнәгә чыгу гына түгел, күлмәкләр тегәргә, җырлар яздырырга, йөз-кыяфәтең турында да уйларга кирәк.  Ә болар барысы да акча таләп итә. Сәхнәгә чыгып басып кына акча эшләп булмый. Банкет, туйларда да чыгыш ясарга туры килә иде, ләкин бу минем күңелемә бер дә ятыш түгел. Бәйрәмнәр төн уртасында, иртәнге якта гына бетә, өеңә кайтып җиткәнче таң ата.  Ә гаиләгә кайдан вакыт калсын инде?!  Шунлыктан ансамбльдән китәргә булдым.  Аллага шөкер, үземне куйган максатларыма ирештем дип саныйм. Гаиләгә вакытны күбрәк багышларга кирәклеген аңладым. Сәхнәдән китүемә үкенмим, үткәннәрне рәхмәтле булып искә алам. Әле дә музыка өлкәсендә  кайныйм, ләкин укытучы буларак. Балалар бакчасында музыка дәресләре алып барам. Бүгенге көндә декрет ялында.

 

-Ирең белән ничек таныштыгыз? Ул кайсы авылдан?

 

-Тормыш иптәшем Фәнзил Югары Шепкәдән. Без икебез дә “Мирас” ансамбленә йөрдек, шунда таныштык. Эчке эшләр министрлыгы системасында эшли. Спорт белән шөгыльләнә.  Фәнзил татар җырларын, җырчыларын миннән дә күбрәк белә, төс-кыяфәте дә артистларныкыннан ким түгел.  Күп кеше миннән синең ирең артистмы әллә дип сорый.  Бүгенге көндә Казанда яшәп, кызыбыз Хәятне үстерәбез, аңа 2 ай.

Шөкер, ике як әти-әниләребез дә исән-саулар. Әнием мәктәптә  рәсем, технология дәресләрен укыта, әтием атлар карый. Шепкә әти-әниләр лаеклы ялда. Әти өздереп баянда уйный, ул да Казан университетының баянчылар факультетын тәмамлаган. Бергәләшеп җыелып җырлап утырырга яратабыз. Авыл бәйрәмнәрендә дә бергәләшеп чыгыш ясаганыбыз бар. Ике як әти-әниләребез дә безнең кайтуыбызны сагынып көтеп алалар.

#Зәйгә370ел

Фотолар гаилә архивыннан.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: