Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Гүзәл җиремә

Рәмзия Ильина – Аксубай районы Иске Ибрай авылы кызы. Язмыш аны Зәй яклары белән бәйләгән. Ул күп еллар Зәйдә сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Лаеклы ялда булса да, эштән туктамый. Ә эштән бушаган арада, ял көннәрендә кулына каләм алып, күңелендәге уй-хисләрне шигъри юлларга сала.


Мин яратам зәңгәрлеген аяз күкнең,
Гүзәл җирем, сине яратам.
Тау итәген бизәп, чылтырап аккан
Чишмәләрең суын яратам.
Якты җирем минем,
милләт җәүһәрләре -
Читек чигешләрең яратам.
Аяк очларына басып,
"Әпипә"гә
Очып биюләрең яратам.
Ак яулыклы, кәләпүшле халкым,
Моң-сазларың синең яратам.
Мин яратам сине,
Татарстан,
Синең өчен көеп җан атам.
Чиксез Идел,
Чулман елгаларын,
Тәкә ярларыңны яратам.
Дөньякүләм изге Болгарыңны,
Ак мәчетләреңне яратам.
Бай тарихлы халкым,
җир тырмашып
Үсеш алган татар илем син.
Сөембикә гасырларга
данын тоткан
Казанымның легендасы син.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев