Зәй офыклары

Гүзәлия Гатина әнисе Фәйрүзә Әхмәтова турында: Хезмәтне яратырга, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтеп үстерде ул безне

Бүген Аксар авылының хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүзә Гариф кызы Әхмәтованың - 80 яшьлек юбилее.

Әнкәй, сине чын йөрәктән
Яшибез без яратып.
Үзең дә яшисең шулай,
Балалар, дип җан атып.
Әлеге шигъри юллар районыбызның нәфис сүз остасы Гүзәлия Гатинаның әнисе Фәйрүзә апа Әхмәтовага багышлап язылган күңел дәфтәреннән. Шушы дүртьюллыкка ана белән баланың җылы мөнәсәбәте, бер-берсенә булган хөрмәте, назы сыйган.
Шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Аксар авылының хезмәт ветераны, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, әлеге тармакта ирешкән уңышлары өчен күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, ул вакыттагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең шәхсән Рәхмәт хатына ия булган Фәйрүзә Гариф кызы Әхмәтовага карата исә районыбызда күпләр җылы мөнәсәбәттә.
Фәйрүзә апаның тормыш юлына, хезмәт уңышларына күз салгач, ирексездән күз алдына Гомәр Бәшировның “Намус” романындагы Нәфисә килеп баса. Язучы үз әсәрендә нәкъ менә Фәйрүзә апа кебек җир җимертеп эшләүче батыр хатын-кызларны Нәфисә образына туплаган. Фәйрүзә апа 1942 елда Аксар авылында Сәкинә һәм Гариф Әхмәтовлар гаиләсендә зәмһәрир салкын көннәрнең берсендә - 20 гыйнварда дөньяга килә. Авыр сугыш елларында бер телем икмәккә тилмерүләр, сугыштан соңгы вакытларда сабый килеш “тормыш дилбегәсен” тартулар кечкенә кызны яшәү өчен көрәшергә өйрәтә.
Сабый чагыннан ул әтисез калып, әнисе тәрбиясендә үсә. Хезмәт белән яшәргә туры килсә дә, кыз белемгә хирыс була. Башлангыч мәктәпне туган авылында тәмамласа, урта сыйныфларда Югары Шепкә авылына йөреп укый. Авыр заманнар булса да, гомеренең иң кызыклы, рәхәт, самими чакларын ул шушы мәктәп белән бәйли.
- Һәр сыйныфта утыздан артык бала булса да, укытучылар һәр балага игътибарлы булып, ныклы белем бирергә, күңелләрен күтәрергә тырышып эшләделәр, яратып тәрбияләделәр, - дип сөйли ул.
Гаиләне тарту, әнисенә ярдәм итү өчен кечкенәдән эшкә өйрәнеп, кул арасына керә башлый. 10-12 яшеннән әнисенә ияреп колхоз кырларына эшкә йөри. Өлкәннәрдән калышмый урак ура, печән чаба, ындыр табагында ашлык киптерүдә эшли. 1956 елда Югары Шепкә җидееллык мәктәбен тәмамлагач, хезмәт юлын туган авылында хат ташучы булып башлый. Бер үк вакытта халыктан сөт җыю эшен дә башкара. Тырыш кызны авыл хуҗалыгы хисапчылары әзерләү мәктәбенә махсус курсларга укырга җибәрәләр. Ул Аксарда беренчеләрдән булып әлеге һөнәрне үзләштерә. 1962-1982 елларда Фәйрүзә ханым хисапчы-экономист була, читтән торып, Әлмәт авыл хуҗалыгы техникумында да укый. Егерме ел хисапчы стажы булган Фәйрүзә Гарифовна авыл хуҗалыгы тармагында ныклы хезмәт куя. Ул җир эшен яратып, күңелен биреп башкара. Моны күреп торган ул вакыттагы XXI партсъезд исемендәге колхоз рәисе Миннәхмәт Гобәйдуллин аны колхозның иң зур бригадасы - Аксарга бригадир итеп билгели. Фәйрүзә ханым бик хисчән, шигъри күңелле хатын-кыз булса да, эшне ирләр ныклыгы белән башкара. Үзе дә җир җимертеп, басу-кырлардан кайтып керми эшли, башкаларга да кул кушырып утырырга ирек бирми, хезмәт кешесен күрә, бәяли белергә өйрәнә. Кайчандыр Аксар комплекслы бригадасын җитәкләгән Социалистик Хезмәт Герое Мария Хөснетдинова исеменә тап төшермичә, үз бригадасын һәрвакыт алдынгылар рәтендә тотарга тырыша. Хезмәт күрсәткечләре елдан-ел үсә. Соңрак Фәйрүзә Гарифовна партком секретаре, профсоюз комитеты рәисе вазифаларын башкара. Өч ел рәттән Татарстан профсоюзларының өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана. 1996 елда Мәскәүдә уздырылган профсоюз конференциясендә катнаша.
Колхоз, партия эшендә кайный, өстәвенә, яшь хатын 28 яшендә ирсез кала. Өч баланы ким-хур итмичә тәрбияләргә дә вакыт таба.
- Әни без - өч баласы ятимлек күрмәсеннәр өчен тырышып яшәде. Без һәрвакыт иң матур киемнәрне кидек. Шул ук вакытта, әни җитәкче урында эшли дип, иркәләнеп ятарга да вакыт булмады. Һәртөрле эшләргә әни иң беренчеләрдән булып безгә кушты. Хезмәтне яратырга, кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтеп үстергәне өчен без аңа бик рәхмәтле. Тормыш авырлыкларын җиңү җиңелрәк бит андыйларга, - ди кызы Гүзәлия ханым.
1995 елда Фәйрүзә Әхмәтовага "Нур" авыл җитештерү кооперативы рәисе булырга тәкъдим ителгәч, ул бу эшкә дә курыкмыйча алына. Чөнки бригадир булып эшләү дәверендә ул инде кешеләр белән эшләргә өйрәнә, уңыш серләренә дә төшенә. Олпат ирләр өчен дә шактый саллы бу йөкне кечкенә гәүдәле, әмма характеры белән “ут” хатын авырыксынмыйча тарта. 1997 елда ул җитәкләгән "Нур" кооперативы кырларында бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан уртача 45 центнер тәшкил итә. Шикәр чөгендере җыеп тапшыруны да алар 66 мең тонна урынына 100 мең тоннага җиткерәләр. 2000 елга кадәр ул рәис, аннан зоотехник булып эшли.
Менә шулай көн артыннан көн узып, 80 яшьлек юбилеена килеп җиткәнен сизми дә кала Фәйрүзә апа. Ул тынгысыз узган яшьлегенең матур гамәлләргә бай булуына куана. Кызлары Гүзәлия, Изалия, улы Илдар, аларның гаиләләре, оныкларының уңышларына сөенеп, аларга ярдәм итеп яши алуы белән дә бәхетле ул. Фәйрүзә апа бүгенге көндә төп йортта улы Илдар гаиләсе белән яши, килене Гүзәлия белән алар ана белән кыз кебек матур мөнәсәбәттә гомер кичерәләр.
- Мин балаларым, оныкларымның тормышта үз урыннарын табып, матур гомер итә белүләренә шатланып яшим. Язмыш мине авырлыклары белән сынаса да, күркәм картлык бирде. Балалары кадер-хөрмәтендә яшәүче анадан да бәхетле кеше юктыр ул, - дип яшь аша елмая Фәйрүзә апа.
Көндәлек мәшәкатьләрдән арынган арада үткәнен барлап, әлеге мизгелләрне шигырь юлларына сала. 300гә якын шигырьдән торган куен дәфтәре Фәйрүзә апаның борчуларын да, шатлыкларын да, уй-фикерләрен дә үз эченә сыйдырган. Балалары аның 70, 75 яшьлек юбилейлары уңаеннан инде әлеге шигырьләрдән ике җыентык нәшер иттерделәр, чиратта - өр-яңасы. Аның шигырьләре еш кына безнең “Зәй офыклары” газетасында да урын ала. Күңел серләрен әнә шулай райондашларына җиткерә, яшәүдән ямь табарга, булганына шөкер итеп гомер итә белергә өнди зур тормыш тәҗрибәсе туплаган ветеран. Без аңа алга таба да саулыкта гомер итеп, иҗат чишмәсенең саекмавын телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: