Зәй офыклары

Кадер китапханәсендә Разим Вәлиуллинны искә алдылар

Җырларын ишетеп, җырлап үскән буынга Разим абыйның иҗаты якын һәм кадерле.

Зәй районы Кадер авыл китапханәчесе Гөлфия Сөләйманова сөйли:

Зәйгә 370 ел уңаеннан 21 гыйнварда Кадер авыл китапханәсендә якташыбыз Разим Валиуллин иҗатына багышланган "Үз ягым" дип аталган китап укучылар конференциясе булды. Чакырылган кунаклар Разим Валиуллин иҗатына багышланган "Күп кырлы шәхес" дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Кунакларга аның тормыш юлы, ирешкән уңышлары турында җиткерелде. Аннан өстәл артында ул иҗат иткән җырлар җырланды. Безнең буын кечкенәдән аның җырларын ишетеп, җырлап үскән буын буларак, Разим абыйның иҗаты безгә бик якын һәм кадерле. Аның "Зирек алкалары" җырын күпларебез яратып башкара идек. Шушындый якташларыбыз белән без горурланабыз һәм аларны онытырга хакыбыз юк!

Фотолар Кадер авыл китапханәсеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: