Зәй офыклары

Хәрби якташыбыз - Роберт Садыйков

Хәрби якташларыбызның берсе - запастагы полковник, Татарстан Дәүләт советы депутаты (2004–2009), Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең (КПРФ) республика комитеты секретаре - Роберт Садыйков.

Мансур Хәсәнов исемендәге Бигеш мәктәбе - ил-көнгә күп күренеклеләр биргән  уку йорты. Аларның һәрберсе турында кинәнеп язарлык. Шуларның берсе - запастагы полковник, Татарстан Дәүләт советы депутаты (2004–2009), Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең (КПРФ) республика комитеты секретаре - Роберт Садыйков.

    Ул илдә сугыш чыккан 1941 елның җәендә Башкортстанның Аксәет авылында укытучылар гаиләсендә туган. Әтисе Гариф сугышка 1942 елны алына. Һәм ул 1946 елны Бигешкә кайта. Тормыш иптәше Фәрвәз әлеге авылдан була..  

-Әтием Гариф сугыштан соң Бигеш мәктәбе директоры була. Аннан ул Кадергә эшкә җибәрелә. Шуңа балалык һәм үсмер елларым Бигеш һәм Кадер авылларында үтте, - дип искә ала Роберт Гарипович.

Шулай итеп ул VIII сыйныфка кадәр – Бигеш, югары сыйныфларда Иске Зәй мәктәбендә укый. Көчле укытучылардан тирән белем алган егет хәрби булырга хыяллана һәм Омск шәһәрендәге Югары хәрби училищега (Омское высшее общевойсковое командное училище) укырга керә. Якташ аны алтын медальгә генә тәмамлый. Аннан соң, армия хезмәте...  Роберт Садыйков армиядә  хезмәт иткән чорда да укырга җай таба: ул Мәскәүдәге  Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академиясендә (бүгенге көндә –Хәрби университет) белемен күтәрә.

Шул рәвешле якташ Совет Армиясе сафларында 33 ел хезмәт итеп, взвод командирыннан армия политотделы башлыгы урынбасарына кадәр күтәрелә. Хәрби хезмәтенең соңгы елларында исә Роберт Гарипович Казан Танк училищесында укыта. Биредә укытучылык эшчәнлеге алып барып,  полковник дәрәҗәсендә отставкага китә. Аннан берничә ел Казан дәүләт педагогика университетының кадрлар бүлегендә эшли.

-Роберт тормыш иптәшем Энгель Колчерин белән Иске Зәй мәктәбендә бергә укыганнар. Ә ул минем авылдашым, бергә уйнап үстек. Ялга кайткач безгә еш кунакка килде. Аның белән дөнья хәлләрен сөйләшеп озак кына утыра идек. Бик ачык, биек зыялы, кешелекле якташлардан ул Роберт, -ди Рәисә апа Колчерина- Искәндәрова.

1990нчы еллар... Бу елларда Роберт Садыйков Татарстанның сәяси тормышында актив катнаша, республикада Коммунистлар партиясен яңадан торгызуга күп көч куя, озак еллар Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең (КПРФ) республика комитеты секретаре вазыйфаларын башкара. Берничә тапкыр КПРФ съездларында катнаша.

-Сәясәт белән шөгыльләнгән якташым Роберт Садыйков белән элемтәләр урнаштыру исәбе юк түгел,  Мансур Хәсәнов исемендәге мәктәбенең 125 еллыгы уңаеннан “Бигешем –яшел бишегем, мәктәбем –яшьлегем тугае” дип исемләнгән китап төзегәндә дә ук аның белән аралашу теләге туган иде,- ди Фаяз Хуҗин.

            Роберт  Садыйков 2004 елда Россия Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге исемлегеннән Татарстан Югары Советына депутат итеп сайланды һәм Югары Советта икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитетында эшләде.

Хәзерге вакытта якташ Россия Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге секретаре, Россия үзәк комитетында әгъзалыкка кандидат.

Туган як... Һәркемгә кадерле, якын ул. Якташыбыз кече Ватанын сагынып яши.

-Татарстан, Зәй, Бигеш белән кызыксынып яшим. “ТНВ-Планета”ны, “Татарстан-24” каналларын көтеп алып карыйм. Минем үземне дә “Таяну” ноктасы”на еш чакыралар иде, кандидат һәм ышанычлы булганда еш  телевидениедә чыгыш ясарга туры килде.  Татарстаннан якташлар күп, алар белән аралашабыз. Казанда яшәгәндә авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, академик Илшат Гайсин белән аралаша идек, ул хәзер мәрхүм инде. Туган якларга кайтасы килә, сагындыра, - ди Роберт Садыйков.

#Зәйгә370ел

Фото гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: