Зәй офыклары

Кәрәкәс авылыннан Раяз Гыйләҗиев - авылдашларына карата игелекле зат

Раяз Гыйләҗиев бабасы Гата шөгылен дәвам итеп, авылның югары очындагы чишмәсен карап, хәстәрләп тора.

Һәр авылның игелекле эш-гамәл кылучылары бар. Зәй районы Бигеш җирлегенә караган Кәрәкәс авылыннан  Раяз Гыйләҗиев - шундый игелекле затлардан. Ул Түбән Камадан яши, еш туган авылына төп нигезгә әти-әнисе янына кайтып йөри. Кайтканда нинди булса игелекле эш-гамәл кылырга өлгерә. Ә игелекле эшнең иртә-киче юк.

Раяз  бабасы Гата шөгылен дәвам итеп,  югары очтагы чишмәне карап, аны хәстәрләп тора. Кизләүне тимер койма белән әйләндереп алып,  биниһая зур самавыр ясап куйды. Материалны да таба, аны оста итеп башкарып та чыга торганнардан  ул. Моның өчен вакытын да, чыгымын да кызганмый. Раяз ясаган самавырның эчендә җаны гына юк. Өстәвенә, ул тыкрыкны иркен итеп ачып, коймаларга ясалма чәчәкләр элеп, керү урынына капка  ясап куйды. Шулай итеп  чишмә яны тагын да ямьләнеп, хозурланып  китте. Тирә-ягы зирек, тал агачлары белән уратып алынган чишмә буенда җәйнең иң эссе көннәрендә салкынча рәхәтлек бөркелә, сәхрә җилләре исә. Шуңа да биредән кеше өзелми, чишмә суын алып, рәхмәт укып, матур теләкләр теләп китәләр.

- Авылдашыбыз бер елны шундый самавыр ясаган иде инде, тик аны ташу алып китте. Монысы икенче самавыры инде аның. Агымдагы язда ташу вакытында чишмә белән кушылган җирдән торба тау ягыннан өзелгән иде,  ул аны бу якка алып чыгып куйды. Әйбәт торсын өчен пластик торба кирәк ди ул, - ди Кәрәкәс мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Зыязова.

Кәрәкәслеләр чишмә буена яратып йөри Һәм  Раязның бу игелекле гамәленә бик рәхмәтле. Игелекле эшкә бәя  халык рәхмәте дип юкка әйтмиләр шул. Раяз  чишмәне тагын да матур итеп төзекләндерү нияте белән янып яши. Бу изге эшендә аңа улы Булаты - зур ярдәмчесе.

- Раяз кышын әтисенең тракторы белән кар эттереп, авыл халкына игелекле эш башкара, бәрәңге җирләре дә сукалый, - ди Рәмзия ханым.

Иске техникалардан ул “Буран” кар чанасы, заманча квадратциклга кадәр җыйган.  Техникага хирыслыгы хәттин ашкан аның. Аннан төп нигезне матурлап, чәчәкләр ясап һәркемне сокландырырлык иткән. Авылдашлары әйтүенчә, булганнан бар да була. Тормыш иптәше Эльмираны югалту кайгысын да ул кул эшенә осталыгы белән җиңә. Язмыш аны икенче Эльмира белән очраштыра. Алар бергә өч бала  үстереп, аларны олы тормыш юлына озата.

 
Шулай итеп Раяз бездән соң килгән яшь  буынга бай табигый мирас калдыра. Кылынган игелек беркайчан югалмый ул.

#Зәйгә370ел

Фотолар Кәрәкәс мәдәният йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: