Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Лилия Кузьмина: Эш юк, дип аклану – көчсезлек билгесе ул

Сәламәтлеге какшаган килеш тә хезмәттән баш тартмаган яшь ханым тарихы.

Яшь кенә килеш язмыш аны шактый сынаган. Кайнар утка да салган, бозлы суга да аткан. Бу чорда аңа бөтенләй битараф калучылар күп булса да, хәзер беркемгә дә ачу сакламаучы ханым күбрәк аралашкан саен күз алдында үсә бара.
Ак төсне үз итә Лилия. Монда да бер символик билге бар кебек, чөнки аклык - пакьлек төсе. Яшәү өчен көрәш алып барган мизгелләрдә караңгылыклар белән очрашырга туры килгән Лилиянең бөтен омтылышы - әнә шул аклыкка, пакьлеккә тугры калу. “Ак Лилия” дип атаган ул үзе ачкан шәхси эшмәкәрлек юнәлешен дә. Бирегә мин кешеләрнең ак өметләр белән килеп, сәламәтлекләрен ныгытып, сөенеп китүләрен телим, ди яшь ханым.

Актив Лилия


Кем ул Лилия, дисезме? Беренче карашка районыбызның гап-гади бер кызы, ә сөйләшеп аралаша башлагач, шушы кечкенә гәүдәле ханымда алып ирләр көнләшерлек рухи көч булуына исең китәрлек.


Иске Зәй бистәсендә үз хуҗалыклары белән гомер итүче Егоровлар гаиләсендә әкияттәге кебек өч кыз тәрбияләнеп үсә алар: Лилия - уртанчылары. Юк, иркә кызлар түгел, әти-әниләренең төп булышчылары булып, печәнен дә әзерлиләр, утынын да яралар, йорттагы мәшәкатьләрне дә башкаралар. Лилия исә 1нче мәктәптә укыганда белем йортының танылган спортчысы була, җиңел атлетика, баскетболны аеруча үз итә. Укуын тәмамлагач, Әлмәт физкультура һәм спорт техникумына укырга керә, хезмәт юлын шушы шәһәрдә башлый, аннан туган шәһәре - Зәйгә кайта, биредә спорт мәктәбендә тренер булып эшли, читтән торып югары белем ала. Соңрак физик культура юнәлешендә дәвалау ысулларын өйрәнә, массаж белән кызыксына. Шәһәрнең Тукай урамындагы тернәкләндерү үзәгендә сәламәтләндерү физкультурасы инструкторы булып эшли. Бирегә күпчелек, сәламәтлекләре какшап, ярдәм өмет итеп килә, шуңа да бар мөмкинлеген эшкә җигеп, күңел биреп эшли кыз. Кияүгә чыга, улы туа, гөрләп яшәп яткан мизгелдә...

Язмыш сынавы

 


Ләкин... Их, шушы ләкиннәр булмаса... Язмыш Лилияне яшь хатынның саулыгына кизәнеп сыный. Лилия һич уйламаганда, спорт буенча катлаулы күнегү ясаганда, умыртка сөяген авырттыра, медицина учреждениесендә дөрес диаг-ноз куелмау сәбәпле, аны җылытып дәвалыйлар, ә бу ханымның сәламәтлеге тагын да начарая баруга китерә. Шушы чорда аның эш урыны штаты кыскартыла. «Берара бөтенләй яшәүдән ваз кичтем, бөтен нәрсәгә битарафлык хисе биләп алды үземне. Сәламәт чакта күп булган дусларым да әллә кая югалдылар, үземнең сүнә баруымны сиздем», - дип искә ала ул авыр көннәрне Лилия, карашын еракка төбәп. Әле өстәвенә, ире белән дә аерылышалар.


- Ә кабат яшәүгә көч туплау балам - улым хакына булды. Әти-әнием, туганнарым ярдәме, улыма кирәк булуымны тою рухымны ныгытты. Лилия, син барлык авырлыкларны җиңәргә, сәламәтләнергә тиеш, дигән максат куйдым үз-үземә, - ди ул.


Аннан соң Казан, Мәскәүдә катлаулы сәламәтләнү курслары узу, даими төстә үз өстендә эшләү, әлбәттә, җиңелләрдән булмый, аңа сәламәтлеге чикле булу турындагы документ (III төркем инвалид) бирелә. Эшсез, хәрәкәтсез тора алмаган ханым мәшгульлек үзәгендә исәпкә баскач, үзмәшгульлек программасына керергә карар кыла. Үзәктә аның бу ниятен хуплап, кирәкле документларны тупларга ярдәм итәләр. Менә шулай итеп, озын юллар аша “Ак Лилия” физкультура-сәламәтләндерү үзәге барлыкка килә.
Үзәк нигездә физик мөм-кинлекләре чиклеләр белән эшләүне күздә тотып ачыла. Минем үземә авырган чакта нәкъ менә шундый ярдәм кирәк булды, ә шәһәрдә андый үзәк юк, чит шәһәрләргә йөрергә кемнеңдер ярдәме кирәк, дип сөйли ул. Лилия физик күнегүләр аша кешеләрне дәвалау турында үзлегеннән белемен арттыра, бик күп укый.


 

Эшсез тору аңа хас түгел


Лилия Кузьминага сәламәт-ләндерү курсларына балалар да, өлкәннәр дә килә. Апалы-сеңелле урта яшьләрдәге ике ханым юл-транспорт фаҗигасеннән соң биредә яңадан аякка басарга өйрәнүләрен әйтәләр.
- Әле ярый Зәебездә “Ак Лилия” үзәге булды, көчкә хәрәкәтләнгән килеш чит шәһәргә көн саен ничек йөрергә кирәк, - ди Фагыйлә ханым.


Физик мөмкинлеге чикләнгән-нәргә ярдәм кирәк булганда, бигрәк тә балаларга, Лилия хәтта түләүсез дә хезмәт күрсәтергә алына, өйләргә йөреп эшләүдән дә тартынмый. Мәсәлән, бер кечкенә кызчыкны тернәкләндерү өстендә эшләргә туры килә аңа. Ул әти-әнисе белән бергәләп юл фаҗигасенә очраганнан соң йөри алмас була. Ә Лилия аңа массаж ясау, физик күнегүләр эшләүдә ярдәм итә. Шул ук вакытта сәламәт кешеләр белән дә фитнес, шейпинг дәресләре алып бара.


- Әмма минем эшчәнлегемә сорау нигездә кыш, көз көннәрендә, иртә язда була, җәйге чорда кешеләр башка мәшәкатькә чума. Уйландым да җәйге вакытта җылы якларга чыгып китеп, акча эшләргә булдым. Икенчедән, табиблар үземә дә диңгез һавасы суларга куша, - дип сөйли Лилия.


Узган ел ул Абхазиягә китеп, җәен шунда туристларга хезмәт күрсәткән, массажлар ясаган. Быел исә Анапа шәһәрен сайлаган.
- Улым бу уку елында тугызынчыга барачак. Аны укырга кертү өчен алдан ук хәстәрен күрү нияте белән эшлим. Эш юк дип кул кушырып утыру яклы түгел мин, эшсезлек - көчсезлек билгесе ул, – ди Лилия.


Бүгенге көндә әни кешегә улыннан аерылып яшәве шактый кыен булса да, алар икесе дә түзә. Малай әтисендә, әбисе тәрбиясендә яшәп тора. “Әнигә җиңел булсын өчен үзем дә җәен хезмәт отрядларында эшлим,” - дип уртаклаша Николай.
Лилиядән тормыш иптәше турында сорашкач, бер генә тапкыр да аннан зарланганын ишетергә туры килмәде. Аралашып яшәүләре улын үстерергә ярдәм итүе турында әйтә. Нишләп сиңа авыр чакта аерылышкан соң алайса, дигәч, шулай кирәк булды, мин үзем шулай теләдем, дип кенә җавап бирде.


Ә алга планнары чиксез зур Лилиянең, улына яхшы һөнәри белем биреп, аның матур тормышта яшәвен, әнисенә һәрчак игътибарлы булуын тели ул.


Үз бизнесына килгәндә, ул аны дәвам итә. “Ак Лилия”нең керләнмичә, саф, чиста булып калуын тели, шәфкатьлелек нурларын мохтаҗ күңелләргә булган кадәр күбрәк иңдерү өчен тырыша ул. Без аңа бары уңышлар гына телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев