Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Мәңге җырлап туймас җырым син

Рәмзия Җиһаншина – Куш-Елга авылы кызы, Югары Пәнәче авылы килене. Гомере буе шушы ике авылны тигез күреп, аның кешеләрен, табигатен яратып яши. Туган ягына булган мәхәббәтен шигъри юлларга сала. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, ана телебезне үстерү, саклау өчен бар көчен куя.

Мәңге җырлап туймас җырым син
Тау башында түгел, итәгендә -
Яр буена сыенып утырган.
Кырым татарлары
нигез салган...
Чишмә тибеп чыккан ярыннан.
Урман аланында
җир чистартып,
Агач төпләп иген иккәннәр.
Авылыбызга матур исем биреп,
Җирдә нәсел
калдырып киткәннәр.
Исем-атамасы “пень” сүзеннән
Дигән фараз йөри халыкта.
Безнең өчен бары тик Пәнәче,
Пәнәчелек сизелә холыкта.
Кырымчарак әзрәк төс-кыяфәт
Кара чәчле, коңгырт күзлеләр.
Эшкә батыр,
җырга-моңга гашыйк,
Телгә тапкыр, туры сүзлеләр.
Чокырдарак авыл. Урыны матур.
Чишмә башы кайсы йорт икән?
Кырым татарлары
нигез салган...
Бәлки? Бәлки...
чынын кем белгән...
Туган авылым түгел,
торган авылым,
Җанга якын туган җирем син.
Кыз, улыма нигез булган йортым,
Мәңге җырлап туймас
җырым син.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев