Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Казан белгечләре Зәй районында җирле этник сәнгатьне өйрәнде

Бу атнада Казаннан Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәният үзәгеннән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты, фольклорчы-галим Геннадий Макаров, белгечләр Марина Казакова һәм Илүзә Галиуллина Зәй районы авыллары буенча экспедициядә булдылар.

 


 

Беренче көнне район мәдәният йортында районның фольклор коллективлары, мәдәният йорты җитәкчеләре белән “түгәрәк өстәл” узды. Аның кысаларында делегация экспедициянең максатлары турында сөйләде, зәйлеләр белән керәшен халкының культурасы турында фикер алышты. Шулай ук Геннадий Макаров керәшеннәрнең традицион уен кораллары, костюмнары турында бай мәгълүмат бирде һәм кечкенә мастер-класс та уздырды.


 

Кадер һәм Әхмәт авылларында булган очрашуларда районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты.


 

Кадердә Казаннан килгән фольклорчылар белән очрашуга авылның, Туңылҗаның керәшен җырларын оста белүчеләре килгән иде. Алар бу якларга гына хас булган керәшен җырларын башкарып, авыл тарихы, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Биредә керәшен мәдәниятен саклау юнәлешендә балалар белән дә эш алып барыла. “Айбагыр” балалар фольклор ансамбле белән клуб директоры Лидия Кондратьева эшне оештыра. Туңылҗадан килгән Екатерина Степанова, Мария Мрясева, Мария белән Николай Ивановлар авылның престол бәйрәме Тройсынны элек һәм хәзер ничек уздырулары, башка керәшен бәйрәмнәре, солдат озату йолалары турында кызыклы итеп сөйләделәр.


Кадердә элек тау башында Сергей Бояр дигән алпавытның утары булган. Әлеге урында һәм Киселевка авылында казу эшләрендә табылган кечкенә качлар да кунакларда кызыксыну уятты.

 

Әхмәт авылында очрашу Юлия Абрамова йортында узды. Биредә дә авылның өлкәннәре әхмәтлеләргә генә хас йола, гореф-гадәтләр белән таныштырды, элекке вакытларны искә алды.


-Безнең авылда татары, керәшене, русы бик тату яши. Кеше аеру дигән нәрсә юк бездә. Минем гаиләмдә дә төрле милләт вәкилләре, - ди Юлия түти.
Клуб мөдире Резеда Абрамова, китапханәче Гөлфия Сөләйманова авылда фольклор юнәлешендә башкарылучы эшләр, йола, гореф-гадәтләр белән таныштырдылар.


-Әхмәт авылы тарихы турында Рафис Шәймәрдановның китабы бар. Әмма авыл тарихы язылды дип туктамагыз. Авылның кызыклы шәхесләре турында киләчәк буыннарга да җиткерү мөһим. Бу юнәлештә эшне дәвам итегез, - диде Геннадий Михайлович.
Юлия Абрамова туганы Роза Колчерина мирас итеп калдырган моннан 150 еллар элек киндердән тегелгән керәшен күлмәген, ука-чачакны күз карасыдай сак-лый. Әлеге күлмәкләр анда икәү саклана: берсе аның – бәйрәмнәрдә кию өчен; икенчесе – көндәлеккә. Геннадий Макаров хәзер мондый әйберләрне табып та булмый, бик кадерле экспонатлар, элек бу ука-чачакның баганаларын токарьлар эшләгәннәр, дип аңлатты.

 

-Авылларның һәммәсендә искиткеч музейлар эшли. Аларда керәшеннәрнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдырган экспонатлар җыелган. Искитмәле җыр үрнәкләре, бәйрәм-йолалар турында да яздырып алдык, - ди белгечләр.


 

Алар биш көн дәвамында 12 авыл жирлегендә уникаль материал туплап, экспедиция нәтиҗәләре буенча Зәй керәшеннәре турында җыентык та чыгарырга планлаштыралар.


-Максатыбыз - Зәй райо-ны җирлегендә яшәүче керәшеннәрнең фольклорын, этник сәнгатен өйрәнү, мәгълүмат җыю, халыкка җиткерү. Шулай ук Зәйдә фольклор юнәлешендә эшне җанландырып җибәрүне дә үзебезгә бурыч итеп алдык. Бу уңайдан мәктәпләрдә очрашулар үткәрергә телибез, балалар музыка һәм сәнгать мәктәбендә дә балалар белән очрашасы килгән иде, әмма каникуллар вакыты. Күпмилләтле районда төрле этник балалар фольклоры белән шөгыльләнүче түгәрәкләр дә булырга тиеш. Бу уңайдан Сарсаз-Багражның “Сандугач” балалар фольклор ансамблен үрнәк итеп куярлык. Экспедиция вакытында керәшен авылларында булып, халык белән очрашабыз. Кызганыч, өлкән буынның сафы елдан-ел сирәгәя. Шуның өчен борынгы җыр-биюләрне, такмакларны, йолаларны язып алсак, яшь буын өчен бу бик кирәкле тарихи ядкарь булачак, - ди Геннадий Макаров.
Казаннан экспедициягә килүчеләрне район керәшен җәмгыятеннән Петр Минеев озатып йөреп, һәр авылга хас гореф-гадәтләрне, 
йолаларны өйрәнеп, безнең өчен яңалык, ачыш булганнарын районда узачак чараларга да кертәчәкбез, дип белдерде.

Ирина Смирнова фотолары һәм Яков Емельянов исемендәге үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев