Зәй офыклары

Наҗия Мөхәммәтҗанова - Югары Пәнәченең хөрмәткә лаек ветераннарның берсе ул

Югары Пәнәче авылында яшәүче Наҗия Мөхәммәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Авылда хөрмәткә лаек ветераннарның берсе ул Наҗия әби, диндар, кешелекле, кече күңелле.

Зәмһәрир салкы көнне  туган кызны әтисе Мөхәммәт нык бала булыр әле, дип юраган  булган, ахры. Гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә Наҗия. Аңа кадәр туган балалар ниндидер сәбәпләр аркасында үлеп барган. Наҗия сеңлесе һәм энесе белән дус-тату үсәләр. Сугыш һәм аннан соңгы авырлыкны күргән, баласы-багалмасын югалту ачысын татыган Наҗия әби бүген дә хөр, аек  фикерле, җиңел гәүдәле әле. Йорт-җире, ишегалды караулы, тәртиптә аның. Тәрәзә төпләрендә гөлләр үсә. Моңа кадәр тавыклар тоткан, кәҗә асраган. Өч ай элек бераз сырхаулап алгач, аны карарга кызы Рузалия  авылга кайткан.

-Мәктәптә биш класс белем алдым, алга таба укырга чут та, мөмкинлек тә булмады, - ди Наҗия әби.

Яшүсмер басуда да, фермада да эшләгән. Кызга шәһәр тормышын татып карарга да туры килә. Иваново шәһәрендә текстиль фабрикасында эшләп ала.   Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, диләр. Наҗия яңадан туган авылына әйләнеп кайта һәм терлекчелек тармагында эшли башлый. Ул күп еллар бозау караучы булып хезмәт куя.  Тормышка чыга, тормыш иптәше Фәхретдин  белән гаиләдә өч бала үстерәләр. Икесе дә  “Ярыш” колхозының алдынгы хезмәткәрләре булалар. Наҗия апа исә терлекчелектә тырыш, намуслы хезмәте өчен күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларына ия була. Бозау караучы булып 32 ел  эшли.  Әле хәзер дә күңеле белән эшләгән  урыннары, фермаларны барлый.   Ул эшләгән ферма-корылмалар, хезмәттәшләренең күбесе юк инде.  Мәксәт улы үлемен ана татар хатын-кызларына хас сабырлык белән күтәрә ала.  Чи ит янмый шул. Улы шанлы Әфганстан җирендә исән-имин  хезмәт итеп кайткан була, юкса. Яшисе дә яшисе бит. Язмыштан узмыш юктыр, диюләре хак. Кызлары әниләрен ташламый: еш кайтып, хәлен белешә, хуҗалык эшләрендә булыша. Хәзерге вакыттагы йортларын да Фәхретдин абый таштан гаиләсе белән   төзегән булган. Бүгенге көндә әбинең  алтышар оныгы оныкчыгы бар. Бәйрәм, ял көннәрендә ветеранның йорты шаулап тора. Менә бит нинди шатлык, бәхет...

Наҗия әбине гомер бәйрәме белән җирлек башлыгы Мөнир Туктаров, район мәдәният йорты каршында эшләүче  автоклуб үзешчәннәре һәм Югары Пәнәче мәдәният  йорты хезмәткәрләре котлады, бүләкләр тапшырдылар.

- Авыл гына түгел, җирлек һәм районның олы хөрмәткә лаек ветераны ул Наҗия апа. Хәерле картлык, иминлек телибез аңа, - диде Мөнир Туктаров.

Игътибар һәм котлаулардан ветеранның күнеле булды. Өлкәннәр күңеле булсын өчен күп кирәкми  шул...

#Зәйгә370ел

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: