Зәй офыклары

Разилә Камалиева: Дустым Зөлфирә Гыйбадуллина тормыштан тәм табып яши торганнардан

Разилә Камалиева үзенең дусты Зөлфирә Гыйбадуллина турында җылы сүзләр язган.

Бернинди дан-дәрәҗәләр өмет итмичә, тыныч кына үзе яраткан хезмәтенә багышлаган кешеләр бар. Менә шундый кешенең берсе, Зөлфирә Зөфәр кызы Гыйбадуллина турында сөйлисем килә.

Без аның белән бер сыйныфта укып, белем алдык. Балачактан дуслар булдык. Ярышып, ярдәмләшеп укыдык. Дәресне безнең урам укучылары безнең өйгә җыелып хәзерли идек. Шунда берәр күнегүне эшли алмасак, дәфтәрне кыстырып Зөлфирә янына барып, бергәләп эшләгән чаклар да күп булды. Туган мәктәбебездә 8нче сыйныфны тәмамлагач, бергә укырга керергә уйладык. Тик авылны, өйне сагыну бу хыялыбызны җимерде. Урта мәктәпне тәмамлагач без, балачак хыялыбызны тормышка ашыру өчен, педагогия институтына укырга кердек, тик икебез ике шәһәргә, ул Алабугага, мин исә Казанга.  Икебез дә физика математика факультетын тәмамлап, бу хыялыбызга  гомере буе тугры калдык.

Зөлфирә  Югары Мәлем мәктәбендә математика фәнен укытты, озак еллар буе мәктәпнең укыту эшләре буенча директор ярдәмчесе вазыйфасын намус белән башкарды. Укыту эшен нәтиҗәле оештыруы, документлар белән төгәл эшләве, мәктәпнең дәрәҗәсен тотуда зур роль уйнады. Коллективны бер йодрыкка туплап, укыту эшләре буенча директор ярдәмчесе буларак аңа укыту процессын нәтиҗәле алып бару күп көч сорый, күпне таләп итә. Нинди генә эшкә тотынса да, җиренә җиткереп, булсын дип, яратып, теләп эшләде. Икебез ике мәктәптә эшләсәк тә, эшләгән дәвердә  балачактагы кебек, бер-беребезгә ярдәмләшеп, киңәшеп эшләдек. Зөлфирә ханым лаеклы ялга чыккач та яраткан эшен тиз генә ташламады. Бу көннәрдә аның олуг юбилее.

Яраткан хезмәтеннән тәм табып эшләргә, гаиләсенә куанып яшәргә язсын.

Разилә Камалиева.

#Зәйгә370ел

Фото гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: