Зәй офыклары

Табиб Сергей Эсаулов: Кешеләрнең травмалар алуы ел фасыллары белән бәйле

Бүген – 20 майда Табиб-травматологлар көне билгеләп үтелә.

Зәй үзәк дәваханәсендә бүгенге көндә бөтен район халкына әлеге белгечлек буенча хезмәт күрсәтүче бердәнбер табиб - Сергей Эсаулов.

Сергей Павлович Пермь өлкәсе ягыннан. Үзенең хезмәт юлын шәфкать туташы вазифасына багышлаган әнисе, малайда кече яшьтән үк сәламәтлек сагы өлкәсенә мәхәббәт уята. Ул үз туган төбәгендә югары уку йортында медицина белгечлеге алырга тели, ләкин бер талпынуда гына аның хыялы тормышка ашмый, егет һөнәр учелищесында электр белән эретеп ябыштыручы дипломын алып чыга, әлеге юнәлештә заводта  эшли. Әмма аңа медицина өлкәсе һаман тынгылык бирми, 1981 елда Пермь медицина институтына укырга керә, ә 1987 елда хирург белгечлеге алып чыга. Бөтен күңелен биреп яраткан һөнәрен башкаруга керешә. Ә 1993 елда алар тормыш иптәше, балалар табибы Светлана Эсаулова белән Зәйгә кайтып төпләнәләр.

- Зәй безгә чит-ят җир түгел. Әнием ягыннан әбием Иске Тәкмәк авылы кешесе иде. Безнең балачак еш кына әбидә үтте. Студент елларында да еш кына Зәйгә кайта идем, - дип сөйли табиб, ничек бу якларга килеп чыктыгыз дигән сорауга җавап итеп.

Зәй үзәк дәваханәсенә кайткач та, хирург белгечлеге буенча табиблар булу, ә менә травматолог җитешмәве сәбәпле, аңа әлеге юнәлештә белемен арттырырга тәкъдим итәләр. Сергей Павлович, травматология буенча сертификат ала һәм инде бүгенге көнгә кадәр бу юнәлештә Зәй халкына армый-талмый хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Баштарак ул тәҗрибәле хирург буларак сөяк белән бәйле операцияләр дә ясый. Әмма хәзер үзәк дәваханәдә берләштерү үткәрелү сәбәпле ятып дәваланучылар өчен аерым травматология бүлеге юк, хирургия бүлегендә 10 койка урын бүленгән, анда дәваланучыларны да Сергей Эсаулов дәвалый, терелтә. Ә травматологка төрле сәбәпләр белән кабул ителүләргә килүчеләр бер көнгә 30 дан 50 гә кадәр җитәргә мөмкин.

- Травмалар алу кешеләрдә ел фасыллары белән бәйле дисәк дөрес булыр. Кыш көнендә мәсәлән, бозлавыкта таеп егылып кул-аякларын бәрүчеләр, сындыручыларга еш ярдәм күрсәтергә кирәк булса, җәйге чорда күбрәк балалар травма алучан. Алар я велосипед, я самокатта йөреп егылып имгәнәләр. Без монда шәфкать туташы Алсу Кашапова белән һәр мөрәҗәгать итүчегә беренче ярдәм күрсәтәбез. Сөяк сынганмы юкмы икәнлекне белү өчен иң беренче чиратта рентгент күзәтүе үтү мөһим, ә инде бәрелүләр белән бәйле авыртуларга без урында ук ярдәм күрсәтәбез, - ди табиб.

Алсу Кашапова исә Сергей Эсаулов белән 2017 елдан иңгә-иң куеп эшли икән. Ул табибны үз һөнәрен оста башкаручы белгеч кенә түгел чын остаз, дип атый.

- Үзәк дәваханәдә травмотолог Сергей Павлович кына булу сәбәпле, миңа аңа мөрәҗәгать итеп килүчеләрне ул эштә булмаган чакта да еш тыңларга туры килә. Мондый очраклар өчен табиб баштан ук әлеге һөнәргә өйрәтте. Хәтта кешенең йөз өлеше травма алган очракта эзе күренеп калмаслык итеп тән тиресен тегәргә дә өйрәндем. Гомумән, һәр яктан аңлашып эшли торган, үз хезмәтен яхшы башкаручы белгеч ул, - дип елмая шәфкать туташы.

Гомумән, Сергей Эсаулов  кабул итүгә килгән пациентлар да табибның үз һөнәренең остасы булуын әйтәләр һәм аңа ышанычлары зур булуын белдерәләр.

Табиб үзе ниндидер травма алуга, авырту сизүгә вакытны сузмыйча дәваханәгә килергә кирәк, ди. Чөнки вакыт узу сәламәтлек өчен зыянлы булырга мөмкин. Сергей Павлович үз күзәтүләреннән чыгып ир-атларның авыртуга хатын-кызга караганда түземсез булуын әйтә.

- Бу бер дә кемдер иркәрәк, кемдер түзем, дигән сүз түгел. Кеше организмы ул бик төрле, кайберәүләрнең эчке халәте аз гына авырту булганда да тиз тоючан, ә кайбер организм авыртуны бик сизмәскә мөмкин. Ә инде төрле сөяк авырулары, бигрәк тә артроз булмасын өчен күп хәрәкәтләнергә кирәк. Организмга артык йөк бирү турында сүз бармый, без хәзер күбрәк утырып эшлибез, ә менә көннең күпмедер өлешен йөреп, хәрәкәтләнеп, гимнастика ясап уздыру бик файдалы. Мин үзем дә еш кына Ринат Фәрдиев исемендәге паркка йөрергә чыгам, - ди табиб.  

Димәк, хәрәкәттә-бәрәкәт, дигән халык әйтемен истән чыгарырга ярамый, җәмәгать!

#Зәйгә370ел

Автор фотолары.

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: