Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Тормыш авырлыкларын җиңеп яши

2021 елның 1 июненнән «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлек эшли. Бүлек «Демография» илкүләм проекты кысаларында эшчәнлек алып бара.

Анатолий Асанов – бүлектә социаль хезмәт алучыларның берсе. Социаль хезмәт күрсәтүгә алынган вакытта аңа когнитив бозылуның авыр дәрәҗәсе диагнозы куелган. Анатолий Николаевич өчен бүлек хезмәткәрләре тарафыннан индивидуаль тернәкләндерү һәм адаптация программасы эшләнгән.
Бүлек белгечләре мондый авырулар белән алып барылучы шөгыльләрдә менталь тайпылышлары булган затлар белән эшләү методикалары, психологик дәресләр программалары, арт-терапия алымнарын кулланалар. Моннан тыш, социаль-көнкүреш һәм социаль-тирәлек күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән коррекция дәресләре, чаралар үткәрелә.
“Тернәкләндерү чаралары узганда Анатолий Николаевич шәхси күрсәткечләрен яхшыртты. Ул пөхтәлеккә омтыла, урын-җирне мөстәкыйль үзе җыя һәм «Радость» үзәгенә мөстәкыйль рәвештә үзе йөри башлады. Кыска гына вакыт эчендә төркемдә аралашырга өйрәнде. Анатолий Николаевич бүлеккә йөрүчеләргә хөрмәт белән карый, дәресләрдә актив катнаша”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев