Зәй офыклары

Венера Шакирҗанова: Төзек, матур Зәй каласын яратырлык

Төрлек тармакларда уңышларга ирешкән якташлар турында сөйләүне дәвам итәбез.

Зәй –күренекле якташларга бай төбәк. Якташларыбыз республика, илебезнең нинди генә тармакларында хезмәт куймый да нинди генә уңыш-казанышларга ирешми! Зәйнең 370 еллыгы уңаеннан газетабыз битләрендә күренекле якташларга урын бирелә. Андыйлар – безнең өчен өлге, горурлык. Әңгәмәбез Татарстанның атказанган икътисадчысы, Татарстан Финанс министрлыгының икътисад тармакларын финанслау бүлеге белән җитәкчелек итүче Венера Шакирҗанова белән.


- Венера Энгельевна, Сез күп еллар район финанс бүлеге җитәкчесе буларак зәйлеләргә яхшы таныш. Әлеге дәрәҗәгә ирешү башында, билгеле, укытучылар, әти-әни тора. Әңгәмәбезне мәктәп еллары, әти-әниегездән башлау урынлы булыр...
- Әнием Рәйсә - Бигеш авылыннан, ул - легендар укытучы Габделхак Искәндәров кызы. Тугыз балалы гаиләдә үскән Искәндәровлар барысы да ил-көнгә тырыш хезмәт куеп, мактаулы исемнәргә лаек. Әлеге нәселдән өлкәннәр юлын хәзер оныклар дәвам итә: алар институтлар, аспирантураларда укыйлар, төрле тармакта тырыш хезмәтләре белән үзләрен таныталар. Әнием гомерен сәүдә өлкәсенә багышлап, районда ихтирам һәм хөрмәт казанды. Гади сатучыдан Иске Зәйдәге универсам кибете директорына кадәр күтәрелде. Әтием Энгель Колчерин Иске Зәйдә үскән, ул өч дистә елдан артык ГРЭСта эшләде, технар, техникалар төзәтергә хирыс иде. Мәскәү тикшеренү институты белән рационализаторлык эшчәнлеге дә алып барды. Физика һәм математиканы яхшы белә иде, мәктәптә укыганда миңа да әлеге фәннәр серенә төшенергә ярдәм итте. Әти-әнием кебек мин дә, сайлаган һөнәремә тугры калып, аны яратып башкарам.
Мин шәһәребезнең 3нче мәктәбен көмеш медальгә тәмамладым. Укытучыларыма бик рәхмәтлемен, аларны һәрчак җылы итеп искә алам. Әлеге мәктәп белән танылган педагог Николай Винокуров җитәкчелек итте, аның мине беренче класска укырга килгәндә каршы алуы әле дә исемдә. Ул бик зыялы, тыйнак, бик күп нәрсә белән кызыксынучан кеше иде. Баксаң, ул педагогик эшчәнлеген Бигеш авылында башлап, бабам Габделхак Искәндәровларда фатирда торган булган. Беренче укытучым Ирина Кузнецова иде. Класс җитәкчеләребез Галина Чурбанова безне рус теле һәм әдәбиятыннан, Владимир Соловьев химия һәм географиядән укытты. Алар безгә үз фәннәреннән тиешле белем бирде. Институтка укырга кергәндә рус теленнән иншаны бик яхшы билгесенә яздым. Мәктәптә укыганда хезмәт тәрбиясе өстенлекле юнәлешләрдән иде. Әле дә исемдә, IX класстан соң җәен Иске Тәкмәк чөгендер басуында эшләдек. Владимир Федорович аны безгә тиз арада эшләп бетерү бурычын куйды һәм без аны үтәдек. Ул елны классыбыз белән Украинага экскурсиягә бардык. «Горнист» лагерена җәяүләп походка барганны да яхшы хәтерлим. Мин математика, алгебра һәм геометрия фәннәрен ярата идем. Әлеге фәннәргә мәхәббәтне миндә Линүзә Халикова уятты. Аның дәресләре кызыклы һәм мавыктыргыч, бер сулышта уза иде.
Физик культура укытучысы Василий Филинов, физика укытучысы Владимир Якимовны да искә алу урынлы булыр. Мәктәп спортзалында һәрвакыт ярышлар оештырыла иде.


- Татарстан Финанс министрлыгының икътисад тармагын финанслау бүлеге җитәкчесе булып эшләү - бик җаваплы хезмәт. Әлеге дәрәҗәле урынга ничек ирештегез?
-1989 елда Куйбышев исемендәге Казан дәүләт финанс-икътисад институтына укырга кердем. Студент еллары кызыклы һәм күңелле мизгелләргә бай узды. Миңа «бухгалтер хисабы» һәм «предприятиеләрнең финанс-икътисад эшчәнлеге анализы» фәннәре ошый иде. Факультет деканы Тамара Калинина «предприятиеләрнең финанс-икътисад эшчәнлеге анализы» фәненнән укытты. Әлеге фән аша минем карьера эшчәнлегем башланды. Беренче семинарда ук укытучы кем беренче җавап бирә - шул «автомат ала» дигән шарт куйды. Мин беренче җавап бирдем. Институтны тәмамлап, Зәйгә финанс бүлегенә эшкә кайткач, бүлек җитәкчесе Павел Байрашев минем белән әңгәмә уздырганда, дипломдагы «предприятиеләрнең финанс-икътисад эшчәнлеге анализы» фәненнән бик яхшы билгесен күреп, аны кем укыткан иде, дип сорады. Мин Тамара Калинина, дип җавап биргәч, Калининадан “5” ле билгесе алу җиңел түгел, дип, мине шунда ук эшкә алды. Шулай итеп, мин 1993 елда финанс идарәсенә ревизор-инспектор булып эшкә килдем. Ул елларда оешмаларга хезмәт хакын акчалата тәэмин итү төп бурыч булып торды. Бюджетка түләүләр шикәр комы, аракы, май белән башкарылды. Хәзер моңа ышанасы да килми.
Элекке район башлыгы Ринат Фәрдиев миңа 2003 елда әлеге бүлекне җитәкләүне ышанып тапшырды. Миңа бу бүлекне җитәкләгәндә дүрт район башлыгы белән эшләргә туры килде. 2012 елда муниципаль финанслары белән идарә итүдәге югары уңышлар өчен V Бөтенроссия конкурсында икенче урын алуга ирештем. Хезмәтемне яратып башкаруымны Финанс министрлыгында да күреп алдылар. 2018 елда Татарстан Финанс министрлыгының икътисад тармагын финанслау бүлеге мөдире итеп эшкә чакырдылар. Әлеге бүлекне дүрт ел җитәклим.


-Финансистлар эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт?
- Төп эшчәнлегебез - халык тормышын яхшырту, аның мәнфәгате сагында тору. Без финансистлар катнашында республикада икътисади тармаклар үсә, хезмәт хакы үз вакытында түләнә, яңа тораклар сафка кертелә, шәһәр һәм авыл җирлекләре урамнары төзекләндерелә, халыкның финанс белеме баетыла. Финансистларга дәүләт акчасы белән оста эш итү, һөнәри осталык, бөтен барлыгыңны биреп эшләү сорала.


- Хезмәтегез тиешенчә бәйләнде дип саныйсызмы?
-Тиешенчә бәяләнде. Мин Казанның 1000 еллыгы медале, Татарстан Президенты Рәхмәте, республика тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Мәгариф министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләндем.


- Венера Энгельевна, гаиләгез турында тулырак сөйләсәгез иде...
-Улым Рамил Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлады. Армия хезмәтен үтәп кайтты, Татарстан Финанс министрлыгында юрист булып эшли. Тормыш иптәшем Наил дә Финанс министрлыгында хезмәт куя. Кыскасы, без гаиләбез белән әлеге министрлыкта эшлибез.


- Быел Зәйнең 370 еллыгы, туган якка карашыгыз...
- Зәйне яратам, туып-үскән җир бит ул. Аны яратырлык та: төзек, матур, яшел шәһәр ул Зәй каласы.

2002 елда Ринат Фәрдиев 29 яшьлек кызны финанс бүлегенә ышанып эшкә билгели. Карамалы паркын төзекләндерүне финанслауны бергәләп уйлыйлар. Гомумән, команда профессиональ булып өлгерә, һәрвакыт яхшы эшләргә тырыша, Россия хисап палатасы тикшерүләрен яхшы үтә.

#Зәйгә370ел

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: