Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Яшьлек килә, җырлый, көлә

Матур итеп чиккән сөлгеләр, тәрәзә пәрдәләре белән бизәлгән татар өе күренешен күрүгә, бәйрәмнең гадәти генә булмаячагы аңлашыла иде. Түрдә матур итеп бизәлгән сандык тора. Өстәлдә, булар чыгарып, самовар кайнап утыра.

Алда безне олы бәйрәм көтә - Шәһәр көне, быел туган калабыз 370 еллыгын билгели. Имәнлебаш яшьләре оештырган концерт-кичә республикабызга, Зәебезгә аның бер кисәге булган туган авыллары Имәнлебашка, уйнап үскән, хәзер яши торган урамнарына багышланды.
 

Менә икенче ел рәттән шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алучы студентлар, чыгарылыш һәм мәктәп укучылары - Исламия Гәрәева, Илхан Гәрәев, Дамир Ситдыйков, Илзирә Гомәрова, Ләйлә Вәлиева, Илүзә Кадыйрова, Алинә Ибраһимова, Амира Әхмәтова, әниле-кызлы Лилия һәм Айсылу Газизовалар, Алабуга мәдәният көллиятенең бию бүлегендә белем алучы Алеся Галиева, Чулпан Сәлимгәрәева оештыра әлеге кичәне. Шулай булмый мөмкин дә түгел, дөньяга безнең ата-бабаларыбызны биргән, куенында сүз белән сөйләп, каләм белән язып аңлатып бетерә алмаслык илаһи бер гүзәллек, олылык, мәрхәмәтлелек яткан иң изге урын бит ул туган авыл.
 

Туган авыл, туган урам. Син анда, мин тудым дип, дөньяга беренче мәртәбә аваз салгансың. Анда синең бишегең тирбәлгән, урамының яшел чирәмнәрендә тәүге адымың ясалган. Болын-кырларына карап дөньяның матурлыгына, зурлыгына, хозурлыгына беренче мәртәбә соклану белдергәнсең. Инешләр- күлләрең, басу-кырларың, яшел үзәннәрең, болыннарың белән күңел түрендә яшисең шул син, туган авыл!
 

Әле генә мәктәп эскәмиясеннән шәһәргә юл тоткан авыл баласы еллар буе авылын, әти-әнисен сагынып яши. Шуңа күрәдер дә, кичәдә яңгыраган һәр җыр, бию туган җир, туган урам, туган нигез белән бәйләнгән иде.
“Яшьлек килә, җырлый, көлә” дип исемләнгән концерт программасы авылдашларны яшьлекләренә, аның урамнарына алып кайтты. Кайберләре шәһәрдә яшәсә дә, алар да гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары шул. Авыл җире бер яктан сокландыргыч табигате белән аерылгысыз урын алып торса, икенче яктан үзенең тырыш, батыр һәм чибәр уллары, кызлары – эш сөючән халкы белән данлыклы. Авылның өстенлеге шунда: монда бөтен кеше тырышып-тырмашып җирдә кайнаша.

 

Кичәдә катнашкан авыл яшьләренең бөтен хыялы – якты киләчәк, матур җир, тыныч тормыш, кешенең һәм табигатьнең какшамас дуслыгы турында иде. Менә шул якты, яхшы, матур киләчәк теләге аларны бер сәхнәгә берләштергән дә инде. Илнең даны, иминлеге, җирнең яме безнең яшьләребез кулында!
Һәр чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, чатнама суыклары белән, яз челтерәп аккан кар сулары, тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизәсә, көзнең матурлыгы ил байлыгында, мул уңышында.

 

-Районыбыз кырларында урып-җыю эшләре бара, авыл кешеләре кышка терлек азыгы әзерли. Ил халкын туендыручы, ит, сөт, май, икмәк, яшелчә җитештерүче авыл хезмәтчәннәренә исәнлек-саулык теләп, рәхмәтебезне җиткерәсебез килә, - ди кичәне оештыручылар.

Фото Имәнлебаш мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев