Зәй офыклары

Югары Пәнәчедә төзекләндерүдән соң Бану чишмәсе ачылды

Зәй районы Югары Пәнәче авылы чишмәләргә, сулыкларга бай булган.

Моннан күп еллар элек әлеге чишмәне саркып чыкканын күреп, Бану апа ачкан, ул авылдашларына чишмәгә йөрү өчен шартлар тудырган.
Чишмәләр – чисталык, сафлык, пакьлек билгесе. Чишмәне халык изге урын дип исәпли. Чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз, туган якларына кайткач, иң беренче чишмә янына баралар. Чөнки туган ил, туган нигез, туган авыл нәкъ менә шул чишмә буйларыннан, кое тирәләреннән башлана да инде.
Безнең Югары Пәнәче авылы да чишмәләргә, сулыкларга бай булган.
-Мин безнең территориягә кергән 19 чишмәне беләм, унтугызыннан да су эчкәнебез бар. Һәр чишмәне кем дә булса карый һәм чишмәне шул караган кеше исеме белән атыйлар иде. Вакытлар үтү белән чишмәләр берәм-берәм юкка чыга бара: кайберләрен тракторлар белән җир сөргәндә күмдерделәр, кайсысы караучы булмагач, үзләре кипте. Авылда хәзер 2-3 чишмә генә бардыр инде ул, -дип сөйләде Хатыйб абый Шакиров, авылдагы чишмәләр турында сорауга җавап итеп.
Фикерия апа Герасимова да бу турыда үз фикерен белдерде: “Без, Атау очлары, мин бәләкәй чакта “Камалый бабай” коесыннан су алып эчтек. Ул кое тыкрык эчендә иде. Кайчан суга барсак та, беркемгә дә уңайсызлык тудырмадык. Авылыбызга колонкалар куя башлагач, коеның кадере бетте, бурасы череп кырыйлары ишелә башлады. Бакчаны су баса, бәрәңгене булдырмый, дип зарланучылар да булды. Кое бетте, янындагы таллар киселде, кое күмелде, тыкрыкны койма белән тотып куйдылар. “Камалый бабай” коесы күрше бакчасына күчте, ул кое да күмелде. Тагын берничә урыннан су бәреп чыгып карады да кое кипте. Шулай итеп, “Камалый бабай коесы”, “Камалый бабай тыкрыгы” юкка чыкты”.
Хәмәй абыйлар тыкрыгында Маһинур әби карап, чистартып торган чишмә бар иде. Әби үлгәч, бу чишмә суы да кимеде.
Чыннан да, авылыбызда халык әйтүе буенча, иң тәмле сулы чишмәләр сирәкләнде. Бәлки берәр төрле чаралар күреп, чишмәләрне уятырга кирәктер.
Нәкъ шундый ният белән Югары Пәнәче авылында Бану чишмәсе ачылды. Бану чишмәсенең дә тарихы кызыклы, истәлекле.
Бану апаның кызы Илүсә, улы Илгизәр безгә чишмә тарихы, әниләренең хезмәте турында сөйләп бирделәр.
-Әни колхоз эшенә йөри иде. Көндезге ашка кайтканда су буйлап кайтасы булган. Әни, су буенда бер чишмә күрдем, суы бик тәмле, дип, сөенеп кайтып керде. Чишмәдән су алып кайтып, чәй куярбыз әле, ди. Икенче көнне көрәк, чиләк, чүмеч алып, су буена төшеп китте. Тәки, чишмәне ачтым, бөтен Атау очы йөрсен әле шул чишмәгә, ди әни. Шатлыгы эченә сыймый. Суы бик тәмле, рәхим итеп, чишмә суына килегез дип, авылдашларга да әйткән. Без әни ачкан чишмәне төшеп карыйсы иттек. Әни чишмәгә төшәргә уңайлы булсын дип, баскыч та ясап куйган. Суы болганмасын өчен ташлар алып кайтып, төбенә салган. Чишмәгә йөрүчеләрне - чишмә суына чиләк батырмыйсыз, чүмеч белән йөрисез, дип, кисәтеп тә куйды. Чишмәбез күп еллар халыкка хезмәт итте. Чишмәбезгә әниебез исемен биреп зурлаганнары өчен авыл җирлеге башлыгы Мөнир Хәбибуллович Туктаровка, чишмәне тәртиптә тотучылар Хәниф Исмәгыйлев һәм күршеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез, -дип изге теләк теләп кала Вәлиәхмәтовлар.
Бер-бер артлы заманалар алышынып тора, табигать фасыллары үзгәрә, буыннар яңара, ләкин чишмәләр үзгәрми. Алар һаман элеккечә челтер-челтер агалар. Ләкин аларга игътибар, ярдәм һәм тәрбия кирәк. Сусыз бер генә көн дә яши алмыйбыз бит. Чишмәләр безгә рәнҗемәсен, аларның матурлыгы югалмасын иде. Инешләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ. Ә кеше куллары барысын да булдыра. Табигатькә, аның байлыкларына мәрхәмәтле булыйк!
Илһамия Гарифуллина,
Дамира Шәрифулллина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: