Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Зәйгә - 370 ел

Зәй китапханәчеләре шәһәребезнең юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә оештырды

Зәебезнең 370 еллык юбилее, Татарстан Республикасы көне алдыннан Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә үзенең укучылары - 4, 5, 6нчы мәктәпләрнең VI-VII сыйныф укучылары белән әдәби-музыкаль кичә уздырды.

  Зәй шәһәре озын һәм катлаулы тарихи юл узды. Аның мавыктыргыч тарихы бар. Китапханәче Зөлфия Гыйльманова балаларга шәһәребезнең тарихи үткәне – Зәй крепосте, күренекле якташларыбыз турында сөйләде.

Китапханәче Чулпан Шәйхиева төшергән "Минем шәһәремнең исеме – Зәй” видеофильмы күрсәтелде.

Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, Зәй гербын җыю, яраткан шәһәребезгә мөмкин кадәр күбрәк җылы сүзләр һәм теләкләр язу буенча биремнәрне үтәделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев