Зәй офыклары

Зәй музыка мәктәбенә 60 ел тулды

22 гыйнварда музыка мәктәбенең 60 еллык юбилее уңаеннан тантана узды.

Мәктәп юбилее Зәйнең 370 еллыгы шигаре астында оештырылып, концерт номерлары белән аралашып барды.
Мәктәп коллективын – укытучылар, укучыларны, балалар, әти-әниләрне бәйрәм белән котларга һәм аларга бүләкләр тапшырырга Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре, район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев килде.
-Балаларга музыка серләрен төшендерүче, аларның табигатьтән бирелгән сәләтләрен үстереп, төрле уен коралларында уйнау осталыгына өйрәтүче укытучыларның һәркайсына чиксез рәхмәтемне белдерәм. 60 ел дәверендә меңнәрчә укучы шушы мәктәптә өстәмә белем алып, олы тормыш юлына аяк баскан, һәм иманым камил, музыка дөньясына мәхәббәт сеңдереп тәрбияләнгән егет-кызларның берсе генә дә кырын юлга кереп китмәгән, җәмгыятебезгә файдалы шәхес булып, тормышта үз урыннарын тапканнар, – диде Разиф Кәримов тантанада ясаган чыгышында.


Тантана барышында укытучылар төрле дәрәҗәдәге хөкүмәт бүләкләре, Рәхмәт хатларына ия булды. Разиф Кәримов мәктәп җитәкчелегенә исә музыка кораллары алу өчен 1 миллион сумлык сертификат тапшырды. Ремонт эшләре алып барган төзелеш оешмасы җитәкчеләре дә игътибардан читтә калмады.
Әлеге мәктәпне тәмамлаган Марат Фәттаховка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшыру күңелле мизгелләрнең берсе булды. Марат уку йортына юбилей уңаеннан виолончельләр һәм немец аккордеоны комплекты бүләк иткән булган. Мәктәпнең игелекле эш башында торучылары да бар, димәк.
Шунысы игътибарга лаек, узган ел уку йортында зур төзекләндерү эшләре башкарылды: мәктәп юбилеен заманча төзекләнеп, яңарып каршылады. Уку йортының матди-техник базасын ныгыту, сәхнә костюмнары тектерү, музыка уен кораллары (гитара, скрипка, виолончель, фортепиано, аккордеоннар) алу өчен район бюджетыннан акча бүлеп бирелде. Музыка мәктәбе - хәзер шәһәребезнең йөзен билгеләүче матур биналарның берсе.
Биредә үзгәртеп корылган һәм зәвык белән бизәлгән концерт залы, уку һәм башка бүлмәләр, мәктәп биләмәсе үзенә тартып тора. Аңа кергән һәркем үзен сихри дөньяга эләккәндәй хис итә.
Мәктәпне төрле елларда Анатолий Миронов, Константин Чекменев, Фаина Арш, Нина Назарова, әлеге мәктәпне тәмамлаган Анна Краснова, Ирина Рыжова җитәкләде. Бүгенге көндә исә уку йорты белән әлеге мәктәпне тәмамлаган Дина Коронова җитәкчелек итә. Мәктәпнең элекке матур традицияләре бүген дә дәвам итә.
Биредә үз эшенә бирелгән, эзләнүчән, яңалыкка омтылучы, һәрнәрсәдә иҗади, заманча эшләүче укытучылар коллективы тупланды. Алар балаларны уен коралларында уйнарга да өйрәтә, иҗатка да тарта, кыскасы, сәләтләрен ачу һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Биредә укучылар төрле дәрәҗәдәге конкурс-бәйгеләр, фестивальләрдә уңышлы чыгыш ясыйлар.
Шунысы куанычлы, мәктәп - республика музыка мәктәпләре арасында укыту-тәрбия эшенең куелышы буенча иң яхшыларның берсе. Ул Татарстанда гына түгел, Россия һәм аннан читтә дә танылу алды. Музыка мәктәбен тәмамлаучылар Татарстанның, Россиянең урта махсус һәм югары профессиональ музыка учреждениеләрендә укуларын дәвам итәләр, алга таба тормышларын артистлык, педагоглык һәм фәнни эшчәнлек белән бәйләп, Зәй данын ерак-ларга тараталар. Алар арасында Мәскәү, Екатеринбург, Тольятти һәм Оренбургта, АКШ һәм Франциядә саллы урын тотучылар да бар.
Юбилейга багышланган концертта мәктәп укучылары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәм зур күтәренкелек белән истә калырдай узды.
Алга таба да музыка мәктәбенең үз йөзе булып, яңадан-яңа казанышлар яулансын, биредә тәрбияләнгән малай-кызлар өлкән буынга лаеклы алмаш булсын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: