Зәй офыклары

Зәй ныгытмасы – тарихи бишек

Матур, бай табигатьле Зәй буйлары элек-электән кешеләрне үзенә җәлеп итеп торган. Борын заманда ук кара туфраклы җирләрдә иген үстергәннәр.

Бронза гасырда елга-инеш буйларында яртылаш җиргә күмелгән куышларда яшәп, кешеләр тәпке белән туфракны йомшарткан, тары, ясмык чәчкән. Аны кул тегермәнендә тартып, азык әзерләгән. Карман янындагы борынгы авыл урынында бронза урак, таш каба, чүлмәк ватыклары табылу - моңа дәлил. Иске Пәлчикәү янында IV-V гасыр шәһәре эзләре бар. Биредә чүлмәк ватыклары табылган. Анда яшәүчеләр ат асраган, җир эшкәрткән, бөртекне таш тегермәннәрдә ваклаган. Биредә саф корычтан коелган сука очлары, урак, балта, өзәңгеләр дә табылган. Зәй шәһәре биләмәсендә безнең эрага кадәр чорның XVII-XVI гасырына, Туңылҗа тирәсендә шул чорның VII-VI гасырларына караган бронза әйберләр табылды. Болар турында туган як тарихын өйрәнү музеенда урын алган экспонатлар сөйли.
- Музейда Зәй елгасы буе һәм Зәй шәһәре тирәсендә табылган X-XII гасырга караган бронза энә, XVII-XVIII гасырга караган бронза сөңге саклана. Алар - безнең өчен бик тә кадерле ядкарьләр, -ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Зәй - археологик яктан начар өйрәнелгән төбәк

Якташыбыз, олуг галим, археолог, тарих фәннәре докторы, Казанның 1000 еллыгын дәлилләгән Фаяз Хуҗинның Зәйне археология өчен перспективалы төбәк дип санавы урынлы, димәк. Бу уңайдан аның Зәйгә үз аңлатмасы бар.
- Алексеевский, Спас, Чистай яклары археологик яктан яхшы өйрәнелде. Республиканың көнчыгыш якларыннан Зәй, Мөслим, Сарман, Актаныш, Әлмәт, Лениногорский исә, киресенчә, археологик яктан начар өйрәнелгән. Алексеевскийда 444 борынгы археологик истәлек исәпләнә. Зәй районында алар - 23. Шуларның берсе - Карман авылы тирәсе. Минем археолог булып китүемдә туган авылым Карман тирәсендә үзем тапкан борынгы бронза чоры хәзинәсе зур роль уйнады да инде. Түбән Кама районына караган Кызыл Чапчакта шәһәрлек булган. Биредә хәтта пыяла савыт калдыклары табылды. Бу инде шәһәр мәдәнияте турында сөйли. Аннан Имәнлебаш, Югары Шепкә, Аксар авыллары тирәләрендә археологик табылдыклар бар. Зәй елгасы тирәсе, вак инешләр бар, тик алар өйрәнелмәгән: разведкалар үткәрергә кирәк, - ди Фаяз Хуҗин.
Зәй зур юллар өстендә ята. Чаллы-Зәй-Әлмәт юлы борынгы тарихка ия. Урта гасырларда бу урыннан Бөек Ефәк юлының Алабугага илтүче тармагы үткән.
XVII гасыр ахырында патша хөкүмәте Кама аръягы җирләрендә ногай, башкорт, кыргыз-кайсак, калмыклардан саклану өчен Кама аръягы сак-лану сызыгы төзи.

Зәйгә нигез моннан 370 ел элек салына

- 1652 елның җәендә Кама аръягы оборона сызыгы төзелеше башлана. Ул алдан эшләнгән сызымнар буенча, бербөтен ныгыту системасы буларак, Иделнең сул ягыннан Каманың кушылдыгы Ык елгасына кадәр 450 чакрымга сузыла. Шул ныгытмаларның берсе Зәй крепосте була, –ди музейның кече фәнни хезмәткәре Жанна Носова.
Шулай итеп, Зәйгә нигез 1652 елның җәендә салына. Крепость Дала Зәе елгасының биек уң ярында төзелә һәм 3 гектар мәйдан били. Ныгытма дүртпочмаклы 6 манарадан тора, уртадагы икесе - капкалы. Ул биек диварлар белән әйләндереп алына. Диварлар ике катлы булып, аның арасына чуерташ салына. Бүгенге көндә ныгытма урнашкан тау битендә җир корылмаларын (экскарп) күрергә мөмкин. Ныгытма тирәли ике бистә урнаша, алар җиргә күмелгән юан баганалар белән әйләндереп алына. Аларда Чаллыдан күчерелгән укчы, поляк шляхтасы гаиләләре белән яшиләр. Иделнең уң ярында яшәүче крестьяннарны күпләп уңдырышлы, кара туфраклы Кама аръягына күчерү башлана. Шулай итеп, Дала һәм Урман Зәе елгалары буенда татар, рус, мордва, чуваш авыллары барлыкка килә. 1656 елда Зәйдә 181 гаилә яшәгән. Крепостька берничә мәртәбә ногайлар һәм башкортлар һөҗүм итәләр. Шундый һөҗүмнәрнең берсе (1707 елның декабре) фаҗигале төстә тәмамлана: крепость ногай, башкортлар тарафыннан басып алына һәм яндырыла. Соңыннан ул яңадан төзелә. Тик ул беренчесеннән кечкенәрәк була. Шунысы игътибарга лаек, туган як тарихын өйрәнү музеенда декоратив-гамәли сәнгать остасы Е. Хохловның ныгытма макеты әле дә саклана. Аннан бераз өстәрәк диварда урын алган якташ рәссам Сергей Цыгановның картинасы ныгытманы аеруча ачык сурәтли. Биредә төрле елларда чиркәү, зират, райком, кичке мәктәп, хастаханә була.
Тарихи үзәк һәм Мәктәп тавы
- туризм өчен кулай объект
-Иске Зәй бистәсендә борынгы крепость эзләре әле дә саклана. Шунысы игътибарга лаек, биредә Пугачев гаскәрләре дә булган. Әлеге тарихи факт турында Александр Пушкин үзенең “Пугачев тарихы”нда яза. Хәрби ныгытмалар – крепостьлар буш урында барлыкка килми. Бу тирәләрдә элегрәк тә кешеләр яшәгән булырга тиеш. Икенчедән, тарих өчен 370 ел да күп вакыт. Тулаем алганда, ныгытманы саклап, биредә казыну эшләре алып бару зарур. Бу ныгытма тирәсендә казынулардан соң, табылган корылмаларны халыкка, туристларга күрсәтү өчен консервацияләп һәм бераз реставрацияләп тә куйсаң, яхшы булыр иде. Бу эшне Зәйнең 370 еллыгына өлгертеп булмый, аны алдагы елларда эшләргә була. Галимнәр XVII-XIX гасыр белән дә кызыксына. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорыннан соң да татарлар яшәгән бит. Ә археологик казынулар моны ачыкларга ярдәм итә, -ди Фаяз Хуҗин.
Ә менә бистәдәге тарихи урында өч-дүрт ел элек Крестовоздвиженский чиркәве янәшәсендә яңа мәчет һәм уку-укыту үзәге ачылды. Алар бер тарихи урында булып, районда төрле конфессия вәкилләрен дус-тату яшәргә өндәп тора. Бистәдә “Мәктәп тавы” проекты буенча төзелгән су коену зонада туристларны үзенә җәлеп итә.
Шәһәрнең үткәне тирәндә. Үткәнне белү зарур, тарихны белүчеләрнең бүгенгесе һәм киләчәге бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: