Зәй офыклары

Зәй районы ойконимнарында фин-угор халыклары эзе бар

Зәй районы территориясендә иң борынгы кешеләр яшәгән урын Карман авылы янында табыла. Монда археологлар бронза урак, таш орчык һәм борынгы керамика ватыклары казып алалар. Табылдыклар биредә 3000-3500 ел элек бронза гасыр кешеләре яшәгәнне раслый. Ул чорны галимнәр бура культурасы дип йөртәләр.

Зәй туган як тарихын өйрәнү музее директоры Александр Исаков сөйли: 

Географик атамалар ничек барлыкка килүе жирле халыкта һәрвакыт зур кызыксыну уята. Әлеге язмада Кама аръягындагы авылларның атамаларын тарихи-лингвистик яктан анализларга булдык. Авыл атамаларын топонимикада (географик исемнәрне өйрәнүче фән) ойконим дигән термин белән атыйлар. Ойконимнарда күптән онытылган сүзләр, формалар саклана. Алар безгә халык, аның тарихы, мәдәнияте, теле турында кыйммәтле мәгълүмат җиткерә.
Зәй районы территориясендә иң борынгы кешеләр яшәгән урын Карман авылы янында табыла. Монда археологлар бронза урак, таш орчык һәм борынгы керамика ватыклары казып алалар. Табылдыклар биредә 3000-3500 ел элек бронза гасыр кешеләре яшәгәнне раслый. Ул чорны галимнәр бура культурасы дип йөртәләр.
Иске Пәлчикәү авылы янында моннан 1200-1500 ел элек булган Имәнкискә культурасы (Именьковская культура) шәһәрлеге тикшерелде. (Татарстан җирендә борынгы ыруг строеның таркалу чорында яшәгән иң соңгы зур кабиләләр берләшмәсе фәндә Имәнкискә культурасы исеме белән билгеле. Лаеш районының Имәнкискә янында бу кабиләләрнең зур шәһәрлеге табылган).
Туңылҗа авылы янында - безнең эрага VII-VI йөзләргә кадәр булган бронза кельты, Иске Зәй территориясендә бронзадан ясалган тире тегә торган энә һәм XVIII - XV йөзләр кала сөңге очы табыла.
Иген игүче кабиләләр безнең кара туфраклы җирләрне күптәннән үз итәләр. Борынгы кавемнәр Зәй һәм Ирнә елгалары ярларында ярымземлянкаларда яшәгәннәр, җирне тәпке белән эшкәрткәннәр, тары һәм арпа чәчеп, үзләре һәм мал өчен ашлыкны кул яргычларында вак-лаганнар.
Безнең эрага кадәр VIII йөздә һәм VII йөз ахырына кадәр иң күпсанлы халык фин-угор халыклары, шул исәптән мадьярлар — хәзерге венгрларның ата-бабалары була. Галимнәр раслаганча, Чишмә һәм Зәй елгалары арасында Болгар дәүләтенең көнчыгыш чиге уза. Борынгы Болгар, Тамерлан явы басып алып җимерелгәннән соң, тернәкләнә алмый. Күп кенә болгарлар (суварлар – хәзерге чувашларның ата-бабалары) Кама елгасының уң як ярында, сирәк төпләнгән удмурт һәм мари халкы арасында сыеныр урын тапкан. Чуваш даругасына (14-18нче гасырларда яшәгән болгар-чуваш халкының ясак округы) чуваш авыллары керә, бирегә яшәүчеләр 14нче гасыр ахыры-15нче гасыр башында Кама аръягыннан һәм хәзерге Самара өлкәсе территориясеннән Болгар җире талангач килеп урнашалар.
1651 елда Степан Змеев һәм Григорий Львов җитәкчелегендәге зур булмаган укчылар отряды Иделдән Камага кадәр яңа сак сызыгы планын төзү Кама аръягын тикшерәләр, «Ногай даругасы» Саралан авылыннан чуваш И. Меличев аларның юл күрсәтүчесе була. Бу Кама аръягында фин-угор халыклары яшәгәнлеген тагын бер кат раслый, чөнки гадәттә юл күрсәтүче итеп бу җирлекне һәм биредә яшәүче халыклар телен яхшы белгән кеше хезмәткә алынган.
Дәүләтнең көньяк-көнчыгыш чикләрен ногай, башкорт, кыргыз-кайсак һәм калмык күчмә кабиләләре һөҗүменнән саклау максаты белән Кама аръягы оборона чиге төзелешенә урман кисүдә һәм агач эшкәртүдә зур тәҗрибәсе булган эшче куллар кирәк була. Дүрт ел дәвамында - 1652 елның җәеннән алып 1656 елның көзенә кадәр буш урында 450 чакрым озынлыкта бердәм ныгытмалар челтәре төзелә. Бу эшкә күпчелек чуваш, мари, удмурт халыклары тартыла. Беренче елларны төзелешкә өч йорттан, соңгыларында 6 йорттан бер ир-зат хезмәткә алына.
Кама аръягы сызыгы торгызылгач, чик саклау хезмәте оештырыла. Каравыл хезмәтен жирле халык үти.
Нәкъ менә шуңа күрә хәзерге Зәй районының күп кенә авыл исемнәре нигезендә фин-угор сүзләре ята, күпчелеге авылга беренче килеп утырган кеше исеме белән аталган.
Алабуга педагогика институты профессоры Леонид Арсланов раслаганча, «Аксар» исемен Кама аръягы сак сызыгын төзү чорында (1652-1656 еллар) күченгән марилар “алып килә”. Мари Республикасының Медведев районында хәзерге көнгә кадәр Аксарино, Куга Аксарка авылы бар. Ә «аксар» сүзе бәлки манси теленә карыйдыр, «охсар» аларда төлке дигәнне аңлата. Бик чынга ошый. Ләкин http://muzeyhnir.pravorg.ru/chuvashskie-imena сайтында урнаштырылган чуваш мәҗүсилек чоры (христианлыкка кадәр) исемнәре арасында Аксарин - ир-ат исеме, Аксар - аның кыскартылган формасы. Авылга Аксарин исемле кеше нигез салган дип уйларга ныклы нигез бар.
Әлеге кагыйдәнең үтәлүен тикшерү өчен шушы исемлектән берничә мисал китерик. Чуваш исемнәре: Канашка (Канаш авылы), Карман (Карман авылы), Каран (Кара-Елганың борынгы исеме, сәвәләйлеләр бүгенге көндә дә күрше авылны шулай дип йөртәләр), Катермет (Кадер авылына нигез салучы), Савалей (Сәвәләй авылына нигез салучы), Сарапай (Сәрәпәле), Чумыш (Шумыш), Шакмай (Шыкмай), Имен, Имелле (Имәнлебаш булуы мөмкин). Төги революциягә кадәр булган чыганакларда Тюкай буларак искә алына. Тюккай - шулай ук чуваш исеме. Шепекм (Шепкә булуы мөмкин), шулай ук мари телендә “шопке” сүзе бар, ул усак, усаклы дип тәрҗемә ителә. Бу ойконим Кама аръягы сак сызыгы төзелеше чорында күченеп килгән марилар белән бәйле.
Ойконимнарда удмурт «эзләре» дә бар. Танылган топономист М. Атаманов «Сарапала» удмурт сүзенә мөнәсәбәтле дип белдерә: Сара-сюра (сусар-куница) һәм пал (як), турыдан-туры тәрҗемә иткәндә - сусарлар күп булган як. Ә Баграж җирлекләре атамасы удмурт сүзе «бугро» (бура) һәм + аш яки аж («су чыганагы»), ягъни елга, аның ярында бура бар дигәннне аңлата. Хәзерге Удмуртиядә Баграж елгасы бар. Янә фин-угор этимологиясен (сүз барлыкка килү) күзәтәбез.
Шулай ук бу борынгы чуваш исемнәрен күрше район атамаларында очратырга мөмкин: Мелекес, Акташ, Килей, Илтеней (Илтен – хатын-кыз исеме, Илтән Бота), Сарманай, Сарман, Сулей, Чирмеш, Чупай, Элмет (Әлмәт).
XVIII гасырның беренче яртысында безнең җирләргә күпләп иген игүчеләр - Казан татарлары, Мамадыш керәшеннәре, рус, чувашлар күчерелә, әмма торак пунктларның борынгы исемнәре күпчелек очракта элеккечә кала, ләкин бераз русчалатып яки татарчалатып үзгәртелә.
Мәкалә ахырында, әйдәгез, ике топонимны (географик атамаларны) тикшерик, бу - Зәй һәм Ирнә (Урман Зәе) елгаларының исемнәре. Кайчандыр чувашлар нигез салган керәшен авыллары Сәвәләй һәм Сәрәпәледә, шулай ук Якты Күлдә Зәй елгасы исеме һаман да Эзей буларак яңгырый (хәтта «Эзей буйлары» дигән җыр да бар). Әлеге топонимга христианлыкка кадәр чуваш исеме Исей (яңгыравы –Эсей) бик якын. Ә Ирнә Ирней исеменә бик охшаган. Бу очраклымы? Баһадирлар, абыйлы-энеле Исей белән Ирней үз көчләрен (суларын) берләштерә...
Бу урында кискен сорау туа. Зәй районының борынгы авылларына нигез салучы фин-угорлар (чуваш, мари, удмуртлар) кая киткән? Бүгенге көндә Зәй районында бары тик ике генә чуваш авылы бар. Бер өлеше Имәнлебаштагы кебек яңа урыннарга күченгән булып чыга. Өлкәннәр сөйләвенчә, авыл башта Зәй елгасы янында Бирск-Мамадыш коммерция юлында булган. Халык еш кына талаучыларның һөҗүменә дучар була, хакимият тә аларны дини карашлар буенча кыерсыта.
Шуңа күрә кешеләр Имәнле инеше буенда югарырак урнашкан чувашлар яши торган авылга күченгәннәр. Соңрак чувашлар Сәрәпәлегә күчеп киткән. Бирегә керәшеннәр яшәргә күчерелгәч, куе урман эченәрәк күченеп, Канаш авылы барлыкка килгән.
Россия дәүләте чикләрен көньяк-көнчыгышка таба киңәйтү һәм күчмә халык һөҗүмнәрен туктату белән күп кенә чувашлар, бер авылдан икенчесенә күчә-күчә, элекке Идел буе Болгары территориясенә килеп җиткәннәр. Бүгенге көндә Татарстанда чувашларның күпләп яшәү урыны булып Аксубай районы тора (биредә чувашлар – 44, татарлар – 38, руслар 16 процентны тәшкил итә), Чүпрәле районында - 41,1, Нурлат районында – 25,3, Чирмешән районында - 22,8, Тәтеш районында - 20,9, Буа районында - 19,9, Әлки районында 19 процент чувашлар яши.
Ә нигездә фин-угорлар күчеп килгән халыклар белән кушылып, юкка чыккан. Моны Сәвәләй авылы тарихында анык күзәтергә мөмкин. Уфа тарихчысы Валерий Зарубин материалында (сылтама: http://tuganaylar.ru/news/etnografichsekaya-mozaika/k..) 1762 елдан башлап ревизия (халык санын алу) мәгълүматлары китерелә. Башта авылда нибары 10 ир-ат һәм 5 хатын-кыз яши, алар чукындырылмаган яки яңа чукындырылган чувашлар була. Соңрак Казан өязе Галицкая юлының Красногорск волостеның төрле авылларыннан 12 гаилә составында (25 ир-ат һәм 23 хатын-кыз) яңа чукынган чувашларны күчерәләр. Тагын Сәвәләй авылына Җөри юлы буендагы Кече Бөрсет авылыннан 12 гаилә (44 ир-ат һәм 36 хатын-кыз) күчерелгән. Авылда барлыгы 105 ир-ат һәм 81 хатын-кыз булган. Нәтиҗәдә керәшеннәр үрчемле булып чыга һәм 1,5 гасыр дәвамында чуваш халкын тулысынча ассимиляцияли (алар тулысынча керәшеннәргә кушылып бетә). Истәлеккә чувашлыктан бары тик фамилияләре (Маклаковлар, Борисовлар, Иголкиннар, Черкасовлар һ.б.) һәм бераз татарчалатып үзгәртелгән нәсел кушаматлары (Мәлей, Чаркай, Чака, Пыяш, Аюк, Ишмәнәй, Кашук, Кармантай, Микки, Темәш, Тәнәй, Чопай, Уккай һ. б.) гына кала. Соңгылары белән шулай ук югарыда аталган мәҗүсилектәге чуваш исемнәре исемлегеннән танышырга мөмкин.
Фото музейдан һәм "Зәй-информ" архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: